Илгиз Шәйхразыев, Илгиз Рәхимҗан улы Шәйхразыев (Ильгиз Рахимзянович Шайхразиев; 1988 елның 10 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― җырчы, автор-башкаручы, җырлар авторы, «Yummy music» лейблы резиденты.

Тәрҗемәи хәле 1988 елның 10 июлендә Яр Чаллыда туган. Әтисе Рәхимҗан (1963 елгы, янгын хезмәтендә эшләгән)Рахимзян Шайхразиев Вконтакте чыгышы белән Актаныш районының Ахун, әнисе Тәнзилә (пенсиягә КамАЗдан чыккан) – Зәй районының Чыбыклы авылыннан Ильгиз Шайхразиев: «Вот там ты "умца-умца", а тут у тебя мунаджаты, не стыдно?» Рамблер/киноГөлназ Хәбибуллина. Илгиз Шәйхразиев: «Хатыным белән тыныч кына аерылыштык, үзебез дә шаккаттык». Интертат, 22.11.2021.

Яр Чаллының 29нчы татар гимназиясенМБОУ «Гимназия №29» г. Набережные Челны тәмамлаган. 9 сыйныфка кадәр бөтен фәннәрне татарча укыган. Мәктәптә укыган чакта гитарада уйнарга өйрәнеп караган, тик бармаклары авырту сәбәпле, бу шөгыльне ташлаган. 14 яшьтә «Гармония» студиясенә язылган, анда дәресләр бушлай алып барылган. Нульдән нота грамотасын үзләштерә, вокал, бию һәм сәхнәдә үз-үзен тота белергә өйрәнә.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын дирижер-хор белгече буларак тәмамлаган (2010, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов академик тавыш классында укый башлаган, соңыннан Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың вокал классын тәмамлаган)Ильгиз Шайхразиев. Проект «Yзгәреш җиле».

2020 елның гыйнварында Нью-Йоркка барып, Карнеги-холлда «Үзгәреш җиле»ндә татарча җырлап кайткан: «Бормалы су» (Нәкый Исәнбәт, Заһид Хәбибуллин), «Ашхабад» (Максуд Юлдашев белән дуэтта)Ляля Гайфутдинова. Певец из Набережных Челнов выступит в Нью-Йорк. «Челнинские известия», 4.01.2020О фестивале. Проект «Yзгәреш җиле». «Үзгәреш җиле»ннән соң, үзенә карата «Халык җырларын бозып җырлыйсыз», дигән тәнкыйть сүзләре бик күп булган.

2020 елдан Татар Дәүләт филармониясендә эстрада булегендә һәм Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат йортында эшли. 2014 елда «Сорнай» ансамблендә эшләгәндә, аның җитәкчесе Ринат Гыйләҗев ярдәме белән балалар «Сорнай» ансамбленең вокал классы укытучысы булып урнашкан. Бүген дә әлеге эшчәнлеген дәвам итә.

Районнарда бер төркем артистлар белән җыелма концертлар куялар.

Венгрия, Төркия, Казакъстан, Молдавиядә Татарстан көннәре программаларында, Сабан туйларында катнашкан.

Репертуар Күп кенә җырларының авторы. Үзен бер стиль кысалары белән генә чикләми: иҗади диапазоны татар шаян бию такмакларыннан алып романсларга кадәр сузыла, бәетләрдән һәм мөнәҗәтләрдән алып R&B, funk һ. б. стильләргә кадәр. Башкаручы башкалардан сыйфатлы музыкасы белән генә түгел, ә үзен төрле юнәлешләрдә уңышлы сынап каравы белән дә аерылып тора: Илгиз R`N`B, рэп стилендә чыгыш ясый, эстрадада да үзен иркен хис итә, халык җырлары, озын көйләр, мөнәҗәтләр, , эстрада җырлары, фанк, рэп, рокны да яратып башкараИлгиз Шәйхразиев – яңа гасыр композиторы һәм җырчысы! БикаФест 2017 [17-18 ноября]: записи сообщества.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Берничә конкурс һәм фестивальдә катнашучы һәм призер, шул исәптән «Созвездие-Йолдызлык», «Ягымлы яз», «Татар моңы», «Туым җондызы», «Крутушка», «Корылтай» (Венгрия), «Туркчевизион» (Төркия), «ТҮРКСОЙ-Астана» (Казакъстан) һ.б.И. Шәйхразиев Хакасиядә узган «От ыры» этник эстрада фестиваль-бәйгесендә II урын яулаган. kazanutlary.ru «Болгар» радиосы премиясе иясе 2017 ― «От ыры» («Ут җыры») III Бөтенроссия этник эстрада фестиваль-конкурсы (Абакан, Хакасия) ― II дәрәҗә лауреаты («Париж көе» [Пыяла күкәй тәгәрәттем, аппагым] җыры белән катнашкан) «От ыры - 2017» Ильгиз Шайхразиев (Татарстан). vkvideo

Шәхси тормышы

2012 елда өйләнгән. Аерылган. Ике улы бар: Хәким, Гаяз.Эльза Газизова. Ильгиз Шайхразиев: «У нас на татарской эстраде женскую сексуальность красиво, художественно показать умеют лишь единицы». milliard.tatar.

Искәрмәләр

Сылтамалар ТАТКАЗ №3: Илгиз Шайхразиев. vkvideo Интервью с певцом Ильгизом Шайхразиевым: 25 җавап. rutube video Видеозаписи Ильгиза Шайхразиева. vkvideo

Моны да карагыз Ислам Вәлиев (MALSI MUSIK)

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Хип-хоп музыкантлары Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары