Африкаанс теленә һәйкәл () — КАҖ-ендә Көнбатыш-Кап провинциясендә Парл шәһәрендә, 1975 елда африкаанс теленең Көньяк Африка Җөмһүриятенең нидерланд теленнән аерым булган рәсми теле итеп танылуының илле еллыгына корылган монумент. Һәйкәлгә илтүче сукмакның бер тактасында «DIT IS ONS ERNS» фразасы кисеп ясалган моны «без [моның турында] җитдибез» яки «бу безнең җитдилегебез» дип тәрҗемә итәргә була. Керү янында тактада шулай ук мәшһүр көньяк Африка шагыйрьләренең африкаанс теле турында ике фразасы гравирланган. Гравюра өлгесенең иске татар үрнәкләренә берникадәр охшашлыгы игътибарга лаек.
Шулай ук карарга мөмкин Нидерланд теленә һәйкәл
Искәрмәләр
Төркем:АфрикаансТөркем:Көньяк Африка Республикасы һәйкәлләре