Эйдеман Роберт Петрович ( ; ; Лифляндия губернасы Валка өязе Леясциемс — ; Мәскәү) — совет хәрби эшлеклесе, комиссар.Приказ НКО СССР № 2395 от 20.11.1935 г.
Биографиясе Роберт Петрович Эйдеман Лифляндия губернасы Валка өязе Леясциемс шәһәрендә туган. Укытучы улы. 1914 елда ул Валка реаль училищесын тәмамлый. Петроград урман хуҗалыгы институтында укыган (тәмамламаган). Киев хәрби училищесында укыган, 1916 елда тәмаүлый. 16 нчы резерв полкында хезмәт итә. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
1934 елның 5 августында Осоавихим артиллерия дивизиясе начальнигы А. С. Нахаев җитәкчелегендәге курсантлар отряды Мәскәү үзәгендәге Мәскәү пролетар ату дивизиясенең 2 нче пехота полкының казармасын яулап ала. Нахаев үз солдатларын корал алырга һәм хакимиятне җимерергә өнди, ләкин аның боерыгы үтәлми, һәм Нахаев үзе әзерләнгән агуны эчкәнче кулга алына. 1934 елның 22 августында Үзәк Комитетның КПСС «Осоавихим эшчәнлеге турында» карар кабул ителә һәм җитәкчеләрне җәзага тарталар.
Әдәби эшчәнлеге Бик күп әдәби хезмәт белән шөгыльләнә, пропагандистик һәм хәрби-тарихи эшләр, шулай ук нәфис повестьлар һәм хикәяләр, шигырьләр иҗат итә. СССР Язучылар союзы идарәсе әгъзасы һәм латыш секциясе (латыш пролетар язучылар оешмасы) рәисе була.
Репрессияләр 1937 елның 22 маенда Мәскәү партия конференциясе эше барышында кулга алына. 1937 елның 12 июнендә Тухачевский, Якир, Уборевич һәм башка хәрби җитәкчеләр белән бергә атып үтерелә. 1957 елда аклана.
Искәрмәләр
Чыганаклар Панков Д. В. Комкор Эйдеман. — М., 1965. Панков Д. В. В моем сердце — Отчизна одна. — Москва: Издательство ДОСААФ, 1977. — 88 с.
Лазарев С. Е. Эйдеман Роберт Петрович // Россия в Гражданской войне. 1918—1922: Энциклопедия: в 3 т. / отв. ред. А. К. Сорокин. Т. 3: Р—Я. М.: Политическая энциклопедия, 2021. С. 764—765. Панков Д. Крупный военачальник Красной Армии. // Военно-исторический журнал. — 1963. — № 7. — С.47—61.
Төркем:27 апрель көнне туганнар Төркем:1895 елда туганнар Төркем:12 июнь көнне вафатлар Төркем:1937 елда вафатлар Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Кызыл Байрак ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Россия революционерлары Төркем:Большевиклар Төркем:Бөтенрусия оештыру җыелышы депутатлары Төркем:Латвиядә туганнар Төркем:Википедия:Татар телендә имзаланмаган Викимәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр Төркем:Мәскәүдә җирләнгәннәр Төркем:Россия империясендә туганнар