Рәдис Ногманов, Рәдис Гыйльван улы Ногманов (Радис Гильванович Нугуманов; 1963 елның 22 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Казаклар) ― журналист, 2001 елдан «Өмет» газетасының баш мөхәррире. Шаһит Ходайбирдин (2013), Наҗар Нәҗми (2022) исемендәге премияләр лауреаты. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган журналисты (2025)Зөһрә Исламова. «Сүз кодрәтенә ышанам». Кызыл Таң, 22.09.2023.

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 22 сентябрендә Радис Нугуманов / Республиканская премия. Лауреаты. shagit.ru Дүртөйле районының Казаклар авылында гаиләдә дүртенче бала булып туган. Укырга, җыр-моңга тартылу, зыялылык әти-әнисеннән килә. Әнисе Әнибә Гариф кызы Казаклар авылына Борай районының Кара-зирек авылыннан килен булып төшкән, гомере буена колхозда эшләгән. Әтисе Гыйльван Ногманов 17 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән, 19 яшендә гарипләнеп, туган якларына кайткан, колхозда бригадир, ферма мөдире вазыйфаларын башкарган, 20 елдан артык заготовитель булып хезмәт куйган.

Башлангыч белемне туган авылында алган, дүртенче сыйныфтан күрше Яңа Кәңгеш авылына йөреп укыган. Кәңгештәге сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Иске Яндыз урта мәктәбенә күчкән. Башкорт дәүләт университетына татар теле бүлегенә укырга кергән. Университетта эшләп килгән «Акчарлак» әдәби берләшмәсендә актив катнашкан, берләшмәнең старостасы булган.

Өченче курсны тәмамлагач, милли кадрлар әзерләүне максат итеп куеп, М. В. Ломоносов исемендәге МДУның журналистика факультетына укырга җибәргәннәр. 1987 елда журналист дипломы алган. Юлламасы «Кызыл таң» газетасына булса да, анда буш эш урыны булмагач, ике ел «Һәнәк» журналында фельетончы-хәбәрче булган, аннары «Кызыл таң»да эшли башлаган. Анда ун ел эшләү дәверендә хәбәрчедән баш мөхәррир урынбасары вазыйфасына кадәр зур иҗади мәктәп узган.

1999 елда «Тулпар» республика яшьләр журналына баш мөхәррир итеп билгеләнгән.

2001 елдан хәзерге көнгә кадәр ― татар телендә Уфада чыгучы күп тиражлы (45 мең, 2006Фәнис Фәтхуллин. Уфадагы матбугат һәм нәшрият күргәзмәсендә бүген киңкүләм мәгълүмат чаралары көне. Татар-информ, 17.05.2006) «Өмет» республика яшьләр газетасының баш мөхәррире.

Китабы Без Агыйдел иленнән: әңгәмәләр, мәкаләләр: әдәби-нәфис электрон басма / Рәдис Ногманов. — Уфа: «Китап», 2020. — 1 электрон. опт. диск (CD-ROM) : 12 см.; ISBN 978-5-295-07444-8 Без Агыйдел иленнән : әңгәмәләр, мәкаләләр. НЭБ

Кызыклы факт «Дәүләт серен ачу»да гаепләп, кулга алынган галим-химик Вил Мирзаяновны яклап, Рәдис Ногманов «Кызыл Таң»да мәкалә белән чыгыш ясый, соңыннан газета укучыларга атаклы галим белән әңгәмә тәкъдим итә, җитәкчелеген якташ галимне яклап сүз әйтергә өндиРәдиф Тимершин. Рәдис Ноғоманов тыуған көнөн билдәләй. «Шоңкар», 22.09.2021.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Наҗар Нәҗми исемендәге премия (Дүртөйле районы) ― Наҗар Нәҗми иҗатын пропагандалау буенча күрсәткән аерым хезмәтләре өченЯкты нур сибүчеләр. durtulicbs.ru Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат 2013 ― Шәһит Ходайбирдин премиясе ― «Янарга икән янарга» китабы өченСостоялось вручение премии имени Шагита Худайбердина. Сайт Отдела культуры МР Кугарчинмский район, 26.10.2013 2025 ― Россия Федерациясенең атказанган ― Ватан журналистикасын үстерүдәге казанышлары һәм күп еллык уңышлы эшчәнлеге өченДарья Субботина. Владимир Путин яҡташтарыбыҙҙы дәүләт наградалары менән билдәләне. Башинформ, 25.04.2025

Шәхси тормышы 1985 елда өйләнгән. Хатыны Фирдәвес («Китап» нәшрияты хезмәткәре) белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Искәрмәләр

Сылтамалар Радис Нугуманов Вконтакте Язгөл Сафина. «Өмет» гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов – Русиянең атказанган журналисты. «Өмет», 25.04.2025 Студия ҡунағы ― Рәдис Ноғоманов (видео, 9:58)

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Кызыл таң журналистлары Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Наҗар Нәжми исемендәге премия лауреатлары Төркем:Россия Федерациясенең атказанган журналистлары Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар