Арынсаз () — Новосибирск өлкәсенең Венгерово районында урнашкан авыл.
Географиясе Авыл Арынсаз елгасы ярында урнашкан (Тартас елгасы кушылдыгы), мәйданы 56 гектар.
Тарихы
Рәсми рәвештә Новосибирск өлкәсендәге иң борынгы торак пункт дип санала, авылны 1418 елда бараба татарлары нигезләгән.
1911 елда Филошенка авылында 2 май заводы һәм сәүдә кибете булган. Ул Богданскийныкы була, аннары тагын бер кибет ачыла, бер май заводы Фрейманныкы була. 1926 елда авыл советы оештырыла. Советның беренче рәисе М. Тилшунов була. Бер баскычлы (3 еллык) мәктәп ачыла. Башта балаларны өйдә укытканнар. Ата-аналар чиратлашып үз өйләрендә балалар белән дәресләр үткәрергә рөхсәт иткәннәр. Беренче укытучылар Романовлар була. Аннары балаларны Лидия Васильевна Новак һәм Корней Никитович Новак укыталар. 1927 елда беренче мәктәп бинасы төзелә.
Халык саны
Инфраструктурасы Авылда мәдәният үзәге, урта мәктәп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларга һәйкәл бар.
Искәрмәләр
Төркем:Венгерово районы торак пунктлары