Габделхак Кафиятуллин, Габделхак Мирьякуп улы Кафиятуллин (Абдулхак Миръякупович (МирьякуповичКафиятуллин Абдулхак Мирьякупович, 1924. Telegraph, Мирякупович Кафиятуллин Абдулхак Мирякупович. tatpin.ru) Кафиятуллин; 1924 елның 20 гыйнвары, СССР, РСФСР, Нижгар губернасы, Кызыл Октябрь районы, Актук ― 2003 елның 2 сентябре, РФ, ТР, Казан) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан СССР Кораллы Көчләре ветераны, запастагы полковник, «Татарстан» кунакханәсенең элеккеге директоры. Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең (вафат булгач) барлык әйберләрен, кулъязмаларын Казанга җибәргән шәхесЗилә Мөбәрәкшина. Рифат Фәттахов: «Фатих Кәримнең кулъязмаларын Габделхак Кафиятуллин коткарып калган». Татар-информ, 9.05.2025.

Тәрҗемәи хәле 1924 елның 20 гыйнварында Нижгар губернасы (1990 елның 22 октябреннән Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Актук авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген колхозда башлый. 1943 елның 17 мартында Кызыл Октябрь районы хәрби комиссариаты (военкомат) тарафыннан хәрби хезмәткә алынганКафиятуллин Абдулхак Мирякупович. Память народа 3нче Белорус фронты 5нче армиянең 226нчы аерым сапер батальонында сапер булып сугышкан. Кафиятуллин хезмәт иткән взводның командиры татар шагыйре Фатих Кәрим (1909―1945) була. Габделхак үзе дә шигырьләр яза. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг янында саперлар батальоны составында атакага күтәрелеп, Фатих Кәримнең каты яралануын үз күзләре белән күргән, шагыйрьнең вафатыннан соң анын шинелен һәм кыр сумкасын Казанга, «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә җибәргән шәхесРифат Фәттахов. Стихи Фатиха Карима спас именно он ! t.me, 9.05.2025.

«Кызыл Йолдыз» һәм «Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнгән. Кенигсбергка кадәр барып җитә. Кенигсбергны алуда катнашканы өчен ефрейтор Кафиятуллин «Кенигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнгән. Ул шулай ук Япония белән катнаша (1945 елның 12 августыннан 2 сентябрьгә кадәр).

Сугыштан соң СССР Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүен дәвам итә һәм, гомумән алганда, 28 ел хезмәт итә. Рядовойдан полковникка, бригаданың политбүлек начальнигына кадәр юл үтә.

1970 елдан башлап хезмәт эшчәнлеге Казан белән бәйле. 1973 елдан 15 ел дәвамында ул «Татарстан» кунакханәсе (хәзер 3 йолдызлы «Татарстан» кунакханә комплексы«Гостиничный Комплекс Татарстан» 3-звездочный отель в историческом центре города Казани.) директоры булып эшлиТәлгать Нәҗмиев. Уены-чыны бергә. kazanutlary.ru. Соңгы елларда Түбән Новгород татарларының «Якташлар» Казан җәмгыяте эшендә катнаша.

2003 елның 2 сентябрендә 80нче яшендә каты авырудан соң вафат булаКафиятуллин Абдулхак Мирякупович. «Республика Татарстан», № 176 (24992), 2.09.2003.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1945 ел, 24 апрель ― Кызыл Йолдыз ордены 1954 ел, 30 апрель ― Сугышчан хезмәтләре өчен медале I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Искәрмәләр

Сылтамалар Кафиятуллин Абдулхак Мирякупович. Память народа Кафиятуллин Абдулхак Мирякупович. «Республика Татарстан», № 176 (24992), 2.09.2003

Төркем:ССРБ хәрбиләре Төркем:Полковниклар (ССРБ) Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Совет-япон сугышында катнашучылар Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:«Кенигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Фатих Кәрим