Жан-Бати́ст Пильма́н (француз телендә: Jean-Baptiste Pillement; 1728 елның 24 мае, Лион — 1808 елның 26 апреле, Лион) — француз рәссамы, живописец-пейзажист, рәсем ясаучы-орнаменталист, гравёр, офорт остасы һәм рококо стилендә интерьерлар декораторы. Шинуазри стиле остасы. Тәрҗемәи хәле Жан-Батист Пильман лотаринг чыгышлы нәсел живописецлары гаиләсенең Лион тармагыннан килеп чыккан. Аның бабасы, әтисе, әтисенең иң якын туганнары рәссамнар булган. Жан-Батист сәяхәт белән мавыккан, Варшава, Лондон, Лиссабон һәм Париж арасында торган. 1743 елда ул Лионнан Парижга күчкән, анда Жан-Батист Удри тарафыннан Бове мануфактурасында (1733-1734 елларда Удри мануфактура мөдире булган) рәсем ясаучының ярдәмчесе буларак ялланган булган. 1745 елда Пильман Мадридка киткән, анда биш ел булган. Аннан соң Европа буенча сәяхәт иткән. Пастораль пейзажларны ясаган: авыл күренешләре, кәҗә һәм сарыкларын инешкә алып баручы көтүчеләр, көтүче кызлар, су тегермәне, кабарынкы үсемлекләр белән капланган кыя өслекләре һәм шигъри хәрабәләр. 1750 елда, егерме ике яшендә ул Португалиягә, Лиссабонга күчкән, анда аның живопись эшләре уңышка ирешкән. Ерак сәяхәтләр вәсвәсәсе аны Португалия короле Жозе I-нең сарай яны живописецы тәкъдименнән баш тартырга мәҗбүр иткән. 1754 елда ул җимергеч Лиссабон зилзиләсенә кадәр бер ел гына кала Лиссабоннан Англиягә, Лондонга күчкән. Пильман Англиядә сигез ел уздырган, аннан соң Голландиядә, Германиядә булган, инглиз, немец һәм һолланд пейзаж живописен өйрәнгән. Ул һолланд рәссамы Николас Берхем картиналары белән илһамланган булган. Шул чорда Пильман мәшһүр инглиз актёры һәм драматургы Дэвид Гаррик һәм аның Австрия хатыны Ева Мария Вайгель белән танышкан, алар аның эшләренең дәртле туплаучылары булган. Аннан соң, 1763 елда Пильман Венага барган, анда Мария Терезия һәм аның 1745 елда император булып сайланган ире Франц I Стефан Лотарингияле император сарае янында хезмәт иткән. 1765 елда Венадан Варшавага киткән. Польша короле Станислав Август Понятовский өчен Варшавада Король сарае интерьерларын оформлять иткән, анда “Кытай бүлмәсе”н һәм Уяздовда резиденцияләр барлыкка китергән. 1766-1767 елларда Санкт-Петербургта булган, анда аның исеме белән (юрамаларның берсе буенча) Россия башкаласының шәһәр янында Ораниенбаумда Кытай сараеның Стеклярус кабинеты панносын барлыкка китерүне бәйлиләр. Аннан соң Пильман Пьемонтта, Миланда, Римда һәм Венециядә эшләгән. 1768-1780 елларда королева Марии-Антуанеттаның сарай яны рәссамы булган. Версальдә Кече Трианон сараен бизәгән. 1780-1787 елларда ул янә Португалиягә киткән, анда король сарай яны өчен интерьерлар бизәкләрен башкарган; шулай ук рәсем мәктәбен нигезләгән. Швейцариядә (Базель), янә Пиреней ярымутравында (Кадис) булган. Бөек француз инкыйлабы һәм 1790-ынчы елларда көньяк Лангедокта торган. Гомеренең соңгы елларын Жан-Батист Пильман туган Лионында үткәргән, анда ефәк мануфактуралары өчен орнаментлар проектлаган һәм живопись сабакларын биргән. Ул Лионда 1808-енче елда үлеменә кадәр калган. Ярлылыкта үлгән, чөнки сайлаулар үзгәргән һәм беркем дә рококо стилендә орнаментлар һәм шинуазри бизәкләренә заказ бирмәгән. Аның улы Виктор Пильман (1767—1814) рәсем ясаучы-орнаменталист һәм рәссам-гравёр булган. Иҗаты үзенчәлекләре Үзенең тормышы дәверендә Пильман чәчәк һәм үсемлек сурәтләре белән өч йөздән артык график бит башкарган. Аның орнаменталь композицияләрен инглиз, француз һәм һолланд гравёрлары гравирлаган, алар арасында иң мәшһүре Пьер-Шарль Кано булган. Пильман 1754 елдан 1762 елга кадәр яшәгән Лондонда ул беренче орнаменталь гравюралар альбомнарын бастырган. Иң күп мәшһүрлек “Ефәк һәм ситсылар өчен кытай стилендә стильләштерелгән чәчәкләр” (Fleurs stylisées à la chinoise pour la soie et le chintz, 1760), “Кытай стилендә чәчәкләр, орнаментлар, картушлар, фигуралар һәм сюжетлар рәсемнәре” (Œùvre de fleurs, ornements, cartouches, figures et sujets chinois, 1776), “Рәсем ясаучылар һәм живописецлар өчен кытай рәсемнәре белән яңа сюита...” (Nouvelle suite de cahiers chinois a l’usage des Dessinateurs et des peintres", No.2, Inventés et dessinés par Jean Pillement. Gravés par Anne Allen; 1775 елдан соң) гравирланган рәсемнәр альбомнары казанган. 1767 елда Шарль Левье Пильманның гравирланган рәсемнәрен “Живописец һәм мәшһүр рәсем ясаучы Жан Пильманның ике йөз өлгедән торган әсәрләре, шуларның бер өлеше үзе тарафыннан офортта гравирланган: башкалары – Кано, Равене, [James] Массон, Валле һәм башка маһир гравёрлар тарафыннан” (Œuvres de Jean Pillement peintre et dessinateur célèbre, composées de deux cents pièces dont une partie gravée par lui-même à l’eau-forte : les autres par Canot, Ravenet, [James] Masson, Wallet[Qui ?] et autres habiles graveurs) дигән альбомга берләштергән. Пильман композицияләре фантастик кошлар, чәчәкләр, кеше гәүдәләре һәм төрле кытай мотивлары сурәтләре кушылмасы булып тора. Пильман архитектур интерьерларда декоратив «шинуазри» панносын төп барлыкка китерүчесе дип санала, шуңа күрә Франциядә бу сәнгать төрендә “кытай стиле”н “Пильман стиле” дип атый башлаганнар. Ул соңыннан хатыны булган Энн Аллен кебек гравёрлар белән еш эшләгән. Аның композицияләрен Франциянең төрле мануфактураларында “көнчыгыш стиль”дә фарфор һәм ефәк, сугылган тукыма һәм кәгазь обойларда кулланганнар Власов В. Г. Пиллеман, Пильман, Жан-Батист // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 163. Останың эшләре дөньяның күп музейларында, шул исәптән, Париж Луврында, Кливленд художество музеенда, Гонолулу, Британия Колумбиясе, Индиана университеты Филадельфия художество музее, Метрополитен-музеенда, Вашингтонда милли галереядә, Кливленд художество музейларында Метрополитен-музее, Бостон нәфис сәнгать музеенда, Лондон Курто сәнгать Институтында, Лейпцигта нәфис сәнгать музеенда, Палаццо Питти һәм шәхси тупламаларда.

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар Jean-Baptiste Pillement Төркем:Рәссамнар