Рим Акчурин, Рим Нязыф улы Акчурин (Рим Нязыфович Акчурин; 1983 елның 18 июле, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― скульптор, һәм Мәскәү скульпторлары берләшмәсе Объединение Московских Скульпторов әгъзасы. СССР халык артисты Мәхмүт Эсамбаевка Россиядә куелган беренче һәйкәл авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1983 елның 18 июлендә Мәскәүдә татар гаиләсендә туган. Әтисе гади авыл көтүчеләре гаиләсеннән чыккан, «Метрострой» торак-коммуналь хуҗалыгында ике смена эшләгән, әнисе гомере буе Федоров исемендәге операция клиникасында эшләгән. Рим ул вакытта биш көнлек бакчага йөргән Рим Акчурин Вконтакте.

Акчуриннар гаиләсе ― Одинцово районында танылган хәйриячеләр, алар Әфганстанда һәм локаль конфликтларда һәлак булган одинцоволыларга, Бөек Ватан сугышы геройларына, Одинцовоның мактаулы гражданнарына истәлек такталары әзерләүдә, ремонтлауда һәм төзүдә турыдан-туры катнашканнар Руководители местного отделения РОО «ТНЦ МО» и местной религиозной организации «Тахир» города Одинцово и Одинцовского района обсудили планы на ближайшую перспективу. ДУММО, 04.02.2017.

С. Г. Строганов исемендәге Россия Дәүләт сәнгать-сәнәгать тәмамлаган.

Иҗаты «Дөнья халыклары биюләре» скульптура-архитектура комплексы авторыАкчурин Рим Нязыфович. Американский танец «автомат». Из серии «Танцы народов мира».

Мәскәү өлкәсендә 1941―1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга багышланган мемориаль комплекслар авторы. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә бакча-парк һәм монументаль-декоратив скульптуралар һәм фонтаннар авторы һәм башкаручысы.

Мәскәү өлкәсе «Сабантуй» милли-мәдәни бәйрәмнәре өчен ел саен үткәрелә торган күчмә бронза сын-символ авторы.

«Россия эзләнүе Россия-Франция» АРТ-проектында катнашучы.

Клод Моне, А. П. Чехов, Л. Н. Толстой, Габдулла Тукай (Домодево, 2018Домодедовский Татарский культурный центр станет областным и ему присвоят имя Тукая. Домодедовод - все о Домодедово, 25.12.2018), багышланган берничә хезмәт авторы һәм башкаручысыБюст Тукая для Московской области создаст автор скульптуры Майка Тайсона. Татар-информ, 22.10.2018.

Рус уйлап табучысы (1728―1766) Бөек Новгородта куелган һәйкәл авторы (2011 Памятник Ивану Ползунову. Достопримечательности Великого Новгорода. Группа Великого Новгорода Вконтакте, 19.08.2019).

Көнчыгышны өйрәнүче танылган журналист Фәрит Сәйфелмөлековка (1930―2016) Данилов зиратының мөселман өлешендә куелган һәйкәл авторы (бронза, 2018, архитектор Нина ЖернаковаОльга Вандышева. «Буквально свистят пули, а он стоит в полный рост с микрофоном и говорит. И как говорит!». Бизнес-Онлайн, 17.08.2018).

Совет разведчигы Исхак Әхмәровка (1901―1976) һәм аның хатыны Елена Әхмәровага (Һелен Лаури, 1910―1981) Химки зиратында кабер өстенә куелган һәйкәл авторы (2020Рустам Минниханов открыл памятник бывшему руководителю советской резидентуры в США. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации, 19.08.2020).

Күпсанлы бөтенроссия, төбәкара, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, шулай ук чит ил күргәзмәләрендә катнаша.

Эшләре Россия, Италия, АКШ, Украинада шәхси коллекцияләрдә сакланаБюст татарского поэта Габдуллы Тукая установят в Подмосковье. Всемирный конгресс татар, 23.10.2018.

2021 елның 27 апрелендә Татарстан Президенты (Рәис) Рөстәм Миңнехановның шагыйрь Габдулла Тукайның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы музеенда зыялылар белән очрашуында катнашып, иҗади бәйгеләргә, грантларга республикадан читтә яшәүче татарларны да җәлеп итү мөмкинлеген сораган (президент хуплаган). Мәдәният министры Ирадә Әюпова Сара Садыйковага һәйкәлне Рим Акчурин белән куячакларын әйткәнГөлнар Гарифуллина. Герой булсаң, һәйкәлне исән чакта ук куялар. Әмма Кырлайда. Президент белән очрашу. Интертат, 26.04.2021.

2023 елның ноябрендә Арча районы Апаз авылы зиратында кабер өстенә куелган Фатих Сибәгатуллин (1950―2022) һәйкәле авторы На могиле экс-депутата Госдумы Сибагатуллина установили памятник – это подарок президента РТ. news.myseldon.com, 11.11.2023.

2025 елның 30 августында Казанның Толстой урамының 2001―2012 елларда Туфан Миңнуллин яшәгән 16А йорты диварына куелган истәлек тактасы авторыРузилә Мөхәммәтова. Туфан Миңнуллин яшәгән йортларның берсенә мемориаль такта куелды. Татар-информ, 30.08.2025.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты ― Россия халыкларының мәдәниятен һәм сәнгатен саклап калуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше һәм югары профессионализмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты Бөек Новгород шәһәре мэрының Мактау грамотасы 2022 ― Татарстан Президенты Рәхмәте ― югары сәнгати профессиональлеге һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һ.б.

Шәхси тормышы Яңа Мәскәү административ округы (Мәскәү) бистәсендә (элекке Наро-Фоминск районы) яши.

2016 елдан – Одинцово шәһәре һәм Одинцово районы «Таһир» мөселман җәмгыяте рәисе (Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте)Акчурин Рим Нязыфович, Лесной городок Управлением Минюста России по Московской области зарегистрирована Местная религиозн ая организация мусульман «ТАХИР» города Одинцово и Одинцовского района. Искәрмәләр

Сылтамалар Акчурин Рим Нязыфович. tncmo.ru

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Скульпторлар Төркем:Россия скульпторлары Төркем:Россия рәссамнары Төркем:Строганов исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Мәскәү татарлары