Костас Вутсас (), туганда Константинос Саввопулос () (1931 елның 31 декабре — 2020 елның 26 феврале) — грек актёры, режиссёры һәм язучысы.
Тормыш юлы Вутсас 1931 елда Афина шәһәре янындагы Виронас шәһәрендә Эпиватестан (хәзерге Төркиянең Европа өлешендәге Селимпаш) качаклар гаиләсендә туа. 1932 елда гаилә Салоникига күчеп килә. 1953 елда Салоникидагы Македония консерваториясенең драма укуханәсен тәмамлый, сәхнәдә һәм кинода дебют ясый. «Вутсас» тәхәллүсен актёр мичкәләр ясау белән шөгыльләнгән бабасы хөрмәтенә сайлаган.
Вутсас дүрт бала атасы була: Александра (Сандра) Вутсас аның Эрика Бройер белән никахыннан, Теодора Вутсас һәм Николета Вутсас — Теано Папаспиру белән никахыннан, шулай ук Фивос Вутсас — аның 2016 елда Алика Кацаву белән дүртенче һәм соңгы никахыннан.
Вутсас үпкә инфекциясеннән 2020 елның 26 февралендә 88 яшендә Афина хастаханәсендә вафат була.
Карьера 1961 елда популярлыкка казана, грек кинорежиссёры Яннис Далианидис аңа үзенең «О Катифорос» (1961) уңышлы яшьләр мелодрамасында төп роль бирә. Тиздән ул үз буынының иң популяр комедия актёрларының берсенә әверелә, Аристофанның «Шөпшәләр» (Филоклеон ролендә), Мольерның «Дворянлыктагы мещанин» (төп роль) кебек әйдәп баручы драматурглар һәм классикларның грек комедияләрендә төп рольләрне уйный. Ул Finos Films ның төп актёры була һәм алтмыш елдан артык карьерасында гомумән алганда якынча 200 фильмда төшә, нигездә грек коммерцияле киносының «алтын эра» комедияләрендә һәм мюзиклларында.
Ул күбрәк театр актёры булырга омтылган. Афинаның To Vima көндәлек газетасына биргән интервьюсында Вутсас: «Кинода уйнау миңа бик ярдәм итә, ләкин мин һәрвакыт театрга тугрылыклы идем, һәм бу минем үзенчәлегем», — дигән. Аның актёрлык техникасы Патр университетында өйрәнелә. Салоникида Халыкара кинофестиваль бүләге иясе (1984).
Искәрмәләр
Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:2020 елда вафатлар Төркем:26 февраль көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1931 елда туганнар Төркем:31 декабрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Греция актёрлары