Кәманчә яки Кәманча (фарс. کمانچه ; ; әрм. քամանչա кәман - җәя; локаль төрләре: понтий лирасы, каманча, кеменче, кемендже, кеменджеси, кеменча, кяманча, кемендзес, кементсия, кеман, гиджак) — озын муенлы лютня сыман кыллы сызгычлы музыка коралы. Кәманча Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Греция, Грузия, Дагстан, Иран һ. б. илләрдә таралган. Кәманча иран дәстгаһе, азәрбайҗан мугамы, ирак мәкаме, әрмән ашуг сәнгате һ.б. көнчыгыш профессиональ традицион музыка ансамбльләрендә мотлак корал. Шулай ук соло корал буларак кулланыла. 2017 елда Кеманча уйнау сәнгате Һәм аны эшләү осталыгы Азәрбайҗан һәм Ираннан ЮНЕСКО авыз тел һәм матди булмаган мәдәни мирас шедеврлары исемлегенә индерелә.

Тасвирлама Музыка коралы турында башлангыч язма телгә алу IX-X гасырларга караган әрмән монахы һәм дин белгече Григор Нарекаци (x гасыр ахыры) «Ачы җырлар китабы" поэмасында очрый, ә беренче сурәт урта гасыр әрмән башкаласы Двинада табылган IX-X гасырларга караган кәсәгә төшерелгән Далалян Т. Эпическое искусство, музыканты-исполнители и музыкальные инструменты в раннесредневековой Армении: культурологическо-лингвистический очерк // Sound and Silence: The Musician and Musical Instruments Throughout the Centuries / ed. by Hripsime Pikichian. — Ер.: Komitas Museum-Institute, 2017. — С. 49. — 360 с. — ISBN 978-9939-9134-3-8..

Искәрмәләр

Төркем:Сызгычлы кораллар Төркем:Хордофоннар