Пол Рота (; 3 июнь, 1907, Лондон — 7 Март, 1984, Воллингфорд, Оксфордшир) — инглиз режиссер-документалисты, тарихчы һәм кинотәнкыйтьче.

Биографиясе Чын исеме Пол Томпсон, ул Лондонда туган һәм Хайгейт мәктәбендә һәм Слейд нәфис сәнгать мәктәбендә белем алган.

Рота Джон Грирсон белән тыгыз хезмәттәшлек итә, ә Вольфганг Сушицки аның кинематографистларының берсе була. Ул дистәләгән документаль фильмның режиссеры һәм продюсеры була, шул исәптән «Контакт» (1933), «Һава форпосты» (1937), «Британия йөзе» (1935), «Муллык дөньясы» (1943), «Вәгъдә ителгән җир» (1947), «Шәһәр сөйли» (1947) һәм башкалар. «Дөнья бай» (1947) һәм «Даһи бишеге» (1961) фильмнарsның икесе дә «Оскар» премиясенә номинацияләнгән. 1953—1955 елларда BBC телекомпаниясенең документаль кино бүлеге җитәкчесе.

1962 елда «Адольф Гитлер тормышы» документаль фильмын булдыра.

Дөнья киносы тарихы буенча төп хезмәтләре: «Безнең көннәргә кадәр кино тарихы» (1949), «Документаль фильм» (1936, 1952), «Кино турында Рота» (1958), Сергей Эйзенштейн (автордашы; 1948) һәм Роберт Флаэрти (1983) турында биографик китаплар авторы.

Шәхси тормышы

1974 елда Рота ирланд актрисасы Констанс Смитка өйләнә. Смитка ике тапкыр (1961 һәм 1968 елларда) Ротага һөҗүм итүдә һәм аңа пычак җәрәхәтләре ясауда гаепләүләр белдерелгән."Beauty held in knifing of director, Los Angeles Herald & Express, 15 December 1961

Рота 1984 елның 7 мартында Уоллингфордта, Оксфордширда вафат була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Bfi screenonline entry BFI DVD Land of Promise with several Rotha productions BFI DVD with The Face of Britain (1935)

Paul Rotha’s papers at The University of California Paul Rotha and Japanese documentary

Төркем:Бөекбритания кинорежиссёрлары Төркем:Бөекбритания сценаристлары