Гөлсабира Хәкимова, Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова (Гульсабира Махмутовна Хакимова; 1925 елның 11 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә ― 2021 елның 10 сентябре, РФ, ТР, Чаллы) ― мәдәният хезмәткәре, ТАССР (1975) һәм РСФСР (1982) атказанган мәдәният хезмәткәре. Яр Чаллы (1985), Минзәлә (1994) шәһәрләренең мактаулы гражданины.

Тәрҗемәи хәле 1925 елның 11 февралендә Минзәләдә күп балалы гаиләдә туган. Минзәлә педагогия училищесын (1942), өлкә партия мәктәбен (Казан, 1953), КПСС ҮК каршындагы югары (1952) тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген Минзәләдә башлаган: 1942 елдан татар урта мәктәбендә укытучы, Муса Җәлилне Минзәләдән фронтка озатуны оештыручы Чаллы мәдәнияте легендасы Гөлсабира Хәкимованың 95 яшьлеген билгеләп үттеләр. Татар-информ, 13.02.2020, 1943―1948 елларда ВЛКСМ райкомының 1нче секретаре, 1949―1951 елларда 64нче санлы балалар йорты директоры, 1953―1959 елларда КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, 1959―1964 елларда «Ленин байрагы» (хәзерге «Минзәлә») район газетасы мөхәррире, 1964―1973 елларда КПСС райкомы секретаре.

1973 елдан Яр Чаллыда: 1973―1982 елларда халык депутатларының Чаллы шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. Чаллыдагы өстенлекле эшләреннән: гомуми белем бирү мәктәпләре, профтехучилищелар, кинотеатрлар, сәнгать мәктәбе (1979) төзү, шәһәр китапханәләре челтәрен (шул исәптән, үзәк шәһәр китапханәсен), музыка мәктәпләрен оештыру. 1980-елларда Чаллыда үзешчән сәнгатьтә ~40 мең кеше катнашкан. Мәдәни-агарту оешмаларында, предприятиеләр каршында ~500 иҗат коллективы эшләгән, ~300 үзешчән төрле смотр һәм конкурслар лауреаты һәм дипломанты булган. ТАССРның 60 еллыгына (1980) багышланган «Җыр бәйрәме»ндә 10 мең үзешчән җырчы һәм биюче катнашкан. Татар халык театры (режиссеры Мансур Кашапов, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре) шәһәрдә театр сәнгате үсүгә юнәлеш бирә. «КамАЗ бизәкләре» бию ансамбле (җитәкчесе М. Шәмсетдинов), «Сердәш» вокаль ансамбле (җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин), «Ләйсән» хатын-кызлар вокаль ансамбле, Флера Хөрмәтова җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры, Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендәге татар халык хорыЗөлфия Галим. Әнәс Фәйрушин: «Мәдәнияттә дә тәртип булырга тиеш». «Шәһри Чаллы», 20.07.2024 халык тарафыннан танылу яулыйлар. Аның оештыру таланты ярдәмендә шәһәрдә Сабан туе уздырыла башлаган. «Гөлсабира ханым — нык куллы җитәкче» (язучы )Федор Вольный. Тугандаш Татарстанда. «Казан утлары».

1983―2004 елларда Яр Чаллы картиналар галереясы директоры (галереяга нигез салучы). Галерея сәнгать кыйммәтләренең, нәкыш, гамәли-декоратив һәм халык сәнгатьләре әсәрләрен саклау урыны булып хезмәт итә. Даими рәвештә Мәскәү музейлары, шул исәптән Третьяков галереясы фондларыннан, ТР дәүләт сынлы сәнгать музееннан алынган сынлы сәнгать, графика, скульптура, гамәли-декоратив әсәрләрдән, шулай ук Чаллының үз рәссамнары эшләреннән күргәзмәләр оештырыла, шәһәр һәм төбәк рәссамнары иҗатын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла. Ел саен галерея ~50 мең кеше кабул итә, меңнән артык экскурсия үткәрелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыклар Дуслыгы ордены Хөрмәт Билгесе ордены 1975 ― ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре 1982 ― РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре 1985 ― Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины 1994 ― Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданины Хакимова Гульсабира Махмутовна. menzelinsk.tatarstan.ru

Кызыклы факт

Г. Хәкимова ― В. Ерашовның «Фронтка без өлгермәдек» () романының баш персонажларының берсе. Чаллының Муса Җәлил проспектында һәлак булган геройларга куелган «Ватан-Ана» мемориаль комплексындагы (1975; скульптор Илдар Ханов) Хатын-кыз йөзенең прототибы ― Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова. С. Сафинаның «Музыка её жизни» («Аның тормыш музыкасы») китабы Г. М. Хәкимованың тормыш һәм хезмәт юлына багышланганХәкимова Гөлсабира Мәхмүт кызы. slava-dan.tatarstan.ru Илнат Фәрхуллин ― кияве (оныгының ире), онык ― Илнатның беренче хатыныИлшат Вәгыйзов. Делегация из Мензелинского района поздравила с юбилеем Гульсабиру Хакимову. menzela.ru, 12.02.2020.

Хәтер 2022 елда Яр Чаллы картиналар галереясына галереяның беренче директоры булган һәм 20 елдан артык директор булып эшләгән Татарстан АССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова (1925―2021) исеме бирелгәнЧаллыдагы Картиналар галереясенә Гөлсабира Хәкимова исеме бирелә. Татар-информ, 23.06.2022.

Искәрмәләр

Әдәбият Ерашов В. Товарищ Гульсабира / Рассазы о партии. М., 1973. Б. А. Канеев. Хакимова Гульсабира Махмутовна / Энциклопедия города Набережные Челны. К.: Идел-Пресс, 2007, стр.371-372. ISBN 978-5-85247-177-2 Мәкаләләр Гайфутдинова Л. Я радуюсь каждому восходу солнца. «Челнинские известия», 11.02.1995. Фәррәхова Ф. «Авырлыктан курыкмыйча, өмет белән яшәргә кирәк». «Шәһри Чаллы», 5.02.2000.

Сылтамалар Хәкимова Гөлсабира Мәхмүт кызы

Төркем:Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Югары фирка мәктәбен тәмамлаучылар Төркем:ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары Төркем:Минзәләнең мактаулы гражданнары