Иоганн Рассо Януариус Цик (немец телендә: Johann Rasso Januarius Zick; 1730 елның 6 феврале, Мюнхен —1797 елның 14 ноябре, Кобленц-Эренбрайтштайн) — үзенчәлекле барокко-рокайль стиле һәм немец-австрия цопф стиленең немец живописец һәм рәсем ясаучысы. Тәрҗемәи хәле Януариус Цик живописец һөнәренә әтисе фреска росписьлары остасы булган Иоганнес Циктан (1702—1762) өйрәнгән булган. Аңа ундүрт яшь булганда аның унберьяшьлек энесе Вайнгартен аббатлыгында төзелеш лесаларыннан төшкән һәм вафат булган. 1745—1748 елларда Януариус Бад-Шуссенридта Якоб Эмеледан төзелеш эшен өйрәнгән. Аннан соң әтисе белән Вюрцбургта архиепископ резиденциясендә эшләгән һәм 1750-нче еллар уртасына кадәр — Брухзаль сараенда. 1756 елда Януариус Парижга барган, анда Рим, Аугсбург һәм Базельдән осталар белән танышкан булган. Германиягә кайтканнан соң рәссам Нойвид янында Энгерс кальгасы өчен фрескалар барлыкка китерү өстендә эшләгән. 1760-ынчы елда бу заказны үтәгәч Цик Трир курфюрстының сарай яны рәссамы итеп билгеләнгән булган. Җир биләүче кызы Анна-Мария-Груберга (1745—1811) өйләнгән булган һәм озак елларга кечкенә шәһәрчек Кобленц-Эренбрайштайнда тора башлаган (элек Рейнның уң ярында мөстәкыйль шәһәр, 1937 елның июлендә Кобленц составына кертелгән булган). Шул ук шәһәрдә рәссам 1797 елның 14 ноябрендә үлгән булган. Януариусның ундүрт балаларының берсе живописец-портретист һәм пейзажист Конрад Цик (1773—1836) булган. Януариус Цикның оныгының улы — живописец һәм рәсем ясаучы-иллюстратор Александр Цик (1845—1907). Живописец Иоганн Мартин Цик (1684—?) — мөгаен, бер үк фамилия йөртүче Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852 . Иҗаты 1770-енче еллар ахырында Януариус Цик югары Швабиядә монастырь һәм чиркәүләр өчен фрескалар һәм алтарь картиналары өстендә эшләгән, 1780-енче еллар уртасыннан —Трир һәм Майнц курфюршестволарында. Сынчы буларак мәшһүр булган. Живописьтә француз рококосы, кече һолландлылар картиналары хасиятләрен берләштергән, ә рәсемдә цопф стиле буенча эшләгән Власов В. Г. Цикк, Януариус // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 489 . 1774 елдан бирле Януариус Цик Кобленц янында Нойвид остаханәсендә күренекле җиһаз ясаучы оста Давид Рёнтген белән аеруча нечкәлек белән ясалган җыелган агач декоры маркетрины барлыкка китереп хезмәттәшлек иткән. Нәкъ менә Цик шулай аталган “каурыйлы рокайльләрне” (немец телендә: fedrigen Rokaillen) – озын, “чәнечкеле” үсентеләр яки “каурыйлар” белән рокайль борылмаларының уйлап табучысы булган дип санала. Власов В. Г. Нойвид // Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства. В 10 т. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. VI, 2007. — С. 312 .

Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият Othmar Metzger: Januarius Zick. Datierte und datierbare Gemälde. Deutscher Kunstverlag, München 1981, ISBN 3-422-00733-4 Michael Roth, Josef Strasser (ред.): Januarius Zick und sein Wirken in Oberschwaben. Ausstellung des Ulmer Museums. Klinkhardt und Biermann, München 1993, ISBN 3-7814-0343-2 Adelheid Simon, Franz X. Schlagberger: Januarius Zick (1730—1797). Der letzte bürgerliche Großmaler Deutschlands. Fresken, Entwürfe, Tafelbilder. Auxilium, Prüm ca. 1987, ISBN 3-924634-02-5 Josef Straßer: Januarius Zick 1730—1797. Gemälde, Graphik, Fresken. Konrad, Weißenhorn 1994, ISBN 3-87437-318-5 (zugleich Dissertation der Universität München, 1989) Andrea Wandschneider (изд.): Januarius Zick. Gemälde und Zeichnungen. Ausstellung der Städtischen Galerie in der Reithalle, Paderborn. H-und-S-Verlag, Paderborn 2001, ISBN 3-929507-11-0 Төркем:Рәссамнар