Шарлык сөйләшенең муса урынчылыгы — татар теленең мишәр диалекты шарлык сөйләше урынчылыгы.

Таралышы Муса (яңамуса) урынчалыгы Шарлык районы Яңа Муса, Үрнәк, Александровка районы Султакай, Ягъфәр, Комсомол, Төньяк районының Ибрай, Кызыл Яр һәм Керәшле, Саракташ районының Ислай авылларында таралган. Бу авылларны 18-19 гасыр чикләрендә Пенза губернасыннан чыккан татарлар нигезләгән.

Үзенчәлекләре Урынчылык көнбатыш диалектының үзенчәлекләрен тотрыклырак саклау белән аерылып тора: мәсәлән, сүз башында й-лаштыру; кыскартылган исемнәрне актив куллану; фигыльләрнеңгын/-ген формасы (торгын, килген), -гы килә/-ак килә (баргы килә, ашак кели), көнбатыш диалектына хас сүзләрнең шактый киң спектры: «сөлге» мәгънәсендә бит себеркесе, «чылан» мәгънәсендә ишег алны(сы), җәй мәгънәсендә йаз, үкчә мәгънәсендә табан һ. б.

Чыганаклар

Татарские говоры Оренбуржья: лексико-семантический аспект / А.Я. Хусаинова. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – 188 с. ISBN 978-5-93091-234-0

Төркем:Татар теленең мишәр диалекты