Чишмә — Башкортстанның Чишмә районының административ үзәге. 2010 елның 1 гыйнварына 22 358 кеше яшәгәнЕдиный электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel . Тарихи мәгълүматлар Чишмә – Куйбышев тимер юлының әһәмиятле тимер юл станциясе. Уфадан 58 км көньяк-көнбатышрак урнашкан.

Тарих Чишмә авылы янында Бөгелмә-Уфа тимер юлында станция буларак пәйда була. Беренче кат 1888 елда искә алына. 1946 елда шәһәр төрендәге бистә статусын ала. Биредә Куйбышев тимер юлының ике "йөреше" кушыла (көньяк һәм төньяк йөрешләр). Көньяк тарафтан Бугуруслан аша Самарга барып була, төньяк йөрештән Бөгелмә, Норлат, Сембергә барып була.

Демография

1917 елда хәзерге чишмә урынында ике станция була. Алар Сафар волостенә караганнар. Берсендә (станция Чишмы В.Б.ж.д) 349 кеше яшәгән, икенчесендә (станция Чишмы С.З.ж.д) – 254. Милләт буенча башлыча руслар, шулай ук алманнар, украиннар, поляклар, башкортлар һ.б.М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды) 1939 елны халык саны 971 тәшкил иткән, 1946 елда – 787 1959 елда - 7367. 2002 елда Чишмә бистәсендә 21008 кеше яшәгән. Шуларның 12013 – татар милләтеннән, ягъни бар халыкның 57,2%.Годовой отчет по работе с краеведческой литературой и литературой на татарском языке Чишмә поселогында, район җиреннән аермалы буларак, татар телендәге әдәбиятны башлыча 50 яшьтән өлкәнрәкләр укый. Яшьләр (25 яшькә кадәргеләр) татар телен белсәләр дә, татарча укый-яза белмиләр. Социаль инфраструктура Кунакханә, базарлар, 50 пассажир урынлы автостанция, тимер юл вокзалы, Чишмә үзәк район хастаханәсе (310 урынлык), мәдәният Сарае, сәнгатьләр мәктәбе, кушылу Сарае, кинотеатр, район китапханәсе, өч мәктәп, гимназия, профтехучилище, балалар һәм үсмерләр өчен ятимнәр йорты. Икътисад Чишмә бистәсендә районның төп җитештерү предприятиеләре урнашкан: көненә 4 мең тонна чөгендер эшкәртә ала торган “Чишмә шикәр заводы” ААҖ, үсемлек мае җитештерүче ААҖ “Чишмә” (куәте – көненә 500 тонна чимал). Чишмәдә төзелеш оешмалары урнашкан: «Башмодульстрой» ҖЧҖ, ҖЧҖ «Аргон», ГУП «Башкортавтодор» Чишмә ДРСУ. Матбугат Район газетасы өч телдә чыгарыла: “Чишмә” (татарча), “Родник” (русча), “Дим буе” (башкортча) Дин Мәчет, чиркәү бар Шәхесләр

Раил Әсәдуллин (1953), БДПУ ректоры (2005—2018). Айрат Гаскәров (1963), РФ финанс министры ярдәмчесе. Шамил Ибраһимов (1922-1993), композитор. Зәйтүнә Илбаева (1906—1983), җырчы (лирик сопрано), педагог, БАССР атказанган артисты (1943). Энесса Истомина (1934), тарих фәннәре докторы Алия Карачурина (1996), эстрада җырчысы, "Татар моңы" һәм Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурслары лауреаты. Филарит Терегулов (1945), педагогия фәннәре докторы (1993), профессор (1994). БР атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1997). Олег Фәткуллин (1933), техника фәннәре докторы. Искәрмәләр

Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан Географическое положении Чишминского района Р.А. Галин. Население

Төркем:Башкортстанның Чишмә районы торак пунктлары Төркем:Башкортстан шәһәр тибындагы бистәләре Төркем:Башкортстанның район үзәкләре