Котельнич (, тн.-кнб. мар. Кӓкшӓр) — Россия шәһәре, Киров өлкәсенең Котельнич районының административ үзәге.

Халык саны — 24 979 кеше (2010).

География Шәһәр Нократ елгасының уң ярында, аңа Молома елгасы кушылу урынында, Кировтан 87 километр көньяк-көнбатышрак урнашкан. Тимер һәм автомобиль юллар төене.

Климат Уртача еллык температура — +3,6 °C Уртача еллык һава дымлылыгы — 76 % Уртача еллык җил тизлеге — 2,8 м/с

Тарих Беренче тапкыр 1181 елда телгә алына: «Повесть o стране Вятской» елъязмасында Кошкаров мари шәһәрчеге новгородлылар тарафынна басып алу һәм аның урыныда шәһәр нигезләнүе турында әйтелә.

1708 елдан — Себер губернасы, 1719 елдан — аның Вятка провинциясе составында. 1727 елда Казан губернасы составына күчерелгән.

1780 елдан Нократ наместниклыгының (1796 елдан — губернасының) өяз шәһәре.

1856 елда биредә 4 чиркәү, 345 йорт һәм 24 лавка (кибет) булган.

1929 елдан Котельнич районы үзәге булып тора.

Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856«Минем шәһәр» энциклопедиясе 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=320 1913 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 2 147 ~2 600 4 240 ~4 600 ~18 500 27 688 29 196 32 759 36 841 28 245 24 979 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар97,9%98,0%

Икътисад Кондитер фабрикасы, май заводы, өй җиһазлары фабрикасы, мачталар сеңдерү заводы, һ.б. Югары уку йортлары Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе филиалы.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Киров өлкәсе шәһәрләре