Губерна (губирна,https://yandex.ru/search/?text=губирна&lr=43&clid=2299248&win=305&lang=tt гөбирна,http://escriptorium.univer.kharkov.ua/bitstream/1237075002/1838/4/Tataro-Bashkirskaya___3.pdf гөбернә,https://yandex.ru/search/?text=гөбернә&clid=2299248&banerid=6301000000%3A58239dfad71b880017ebef89&win=305&lr=43 ) — 1708—1929 елларда булган Россия империясе, РСФСР һәм ССРБ административ-территориаль бүленешенең иң югары берәмлеге.

Губерна башында губернатор торган.

Тарих Беренче сигез губерналар, шул исәптә Казан губернасы, Пётр I-ның 1708 елгы өлкә реформасы барышында барлыкка килгәннәр. Реформа барышында барлык өязләр юкка чыгарылалар, «губерна-провинция-дистрикт» системасы кертелә; провинция башында воевода, дистрикт башында земство комиссары торган. 1727 елда дистриктлар бетереләләр, өязләр кире кайтарылалар.

1775 елда, Екатерина II указы буенча, губерналарның күпчелеге калгайлыкларына үзгәртеп корылганнар. Берничә калгайлык генерал-губернатор тарафыннан идарә ителгән.

1796—1797 елларда барлык калгайлыклар губерналарына үзгәртеп корыла, генерал-губернатор идарәсе чик буе өлкәләрендә генә калдырылган.

ССБР дәверендә Госплан тарафыннан илнең яңа административ-территориаль бүленеш проекты эшкәртелә. Губерна-территориаль бүленеше 1923—1929 елларда юкка чыгарылган; аның урынына өлкәләргә һәм крайларга бүленеше килә.

Моны да карагыз Өяз Вулыс

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Тархов С. А. Историческая эволюция административно-территориального и политического деления России (Полностью статья опубликована в книге: Регионализация и развитие России: географические процессы и проблемы / Под редакцией А. И. Трейвиша и С. С. Артоболевского. Москва, Эдиториал УРСС, 2001, с. 191—213)

Төркем:Административ берәмлекләр Төркем:Россия административ-территориаль бүленеше тарихы Төркем:Россия империясе губерналары