Орфоэ́пия ( — дөрес һәм — сөйләм) — нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләр җыелмасын тәшкил иткән фонетика бүлеге. Язганда орфографик кагыйдәләрнең һәр кеше өчен уртак булуы кирәк булса, сөйләм телендә шул ук максатларда әйтелеш кагыйдәләрнең уртаклыгы кирәк.
Телдә орфоэпия кагыйдәләре һәм унификация барлыкка килсен өчен түбәндәге шартлар булуы кирәк: Камил әдәби тел булуы. Бердәм телнең диалектлары булуы. Диалектларның әдәби тел нормаларына тәэсир итүе.
Татар орфоэпиясе
Татар милли әдәби телендә әйтелеш нормалары тел формалашу һәм үсеш дәвамында урнашалар, XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында тәмамланаларСафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2006.— 408 б.. Татар теленең орфоэпиясе урта диалектның казан арты сөйләшенә нигезләнгән дип саналаҖәләй Л. Татар теленең орфоэпик нигезләре.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 13 б.. Казан күп гасырлар буе татар халкының мәдәни, сәяси үзәге булып килгән, шуңа күрә казан татарларының сөйләше башкалар өчен үрнәк булып килгән.
1905 елгы инкыйлабтан соң татар әдәби әйтелеше кагыйдәләре турында җитди уйланулар башлана. Татар матбугаты зур үсеш ала, уртак нормалар кирәк була. Бәхәс озак еллар дәвам итә. Татар милли әдәби теле гомумхалык нормаларына нигезләнеп үсә.
Искәрмәләр
Чыганаклар Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2006.— 408 б.
Төркем:Фонетика