Оле́г Вале́рьевич Знаро́к (; 1963 елның 2 гыйнвары, Усть-Катав, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР) — совет һәм Латвия хоккейчысы һәм хоккей буенча тренеры. Русиянең атказанган тренеры (2013 ел)Мутко Знарокка һәм Витолиньшка Русиянең атказанган тренерлары исемнәрен бирә // rsport.ru (2013 елның 21 мае). 2010 елдан 2014 елның 25 мартына кадәр Динамо хоккей клубының баш трененры булып эшли. 2014 елның 26 мартында хоккей буенча Русиянең җыелма командасының баш тренеры булып 4 елга билгеләнәОлег Знарок Русиянең хоккей буенча җыелма командасын җитәкли. Команданың баш менеджеры булып Андрей Сафронов билгеләнә. // interfax.ru (26 марта 2014 года). Дуслык ордены белән бүләкләнгән (2012)Главный тренер ОХК "Динамо" Олег Знарок награждён орденом Дружбы. Главный тренер московского хоккейного клуба "Динамо" Олег Знарок и его помощник Харийс Витолиньш награждены орденом Дружбы во время церемония чествования чемпионов КХЛ. // sport.ru.msn.com (24 мая 2012 года).

2001 елдан башлап Алмания ватандашыВладислав Третьяк: «Вопросов по немецкому гражданству Знарка быть не должно». // itar-tass.com (28 марта 2014 года).

Тәрҗемәи хәле Олег Знарок 1963 елның 2 гыйнварында Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав бистәсендә күренекле футбол тренеры Валерий Петрович Знарок гаиләсендә дөньяга килә.

Спорт карьерасы башында «Трактор» Чиләбе хоккей клубы өчен уйный. 1983—1992 елларда Риганың «Динамо» клубында чыгыш ясый. 1992 елда Американың Милли хоккей лигасында бер сезон үткәрә, аннары Алманиягә күченә һәм төрле алман клублары өчен уйный.

Уенчы карьерасын 2002 елда тәмамлый. Берничә ел Латвиянең яшьләр җыелма командасын җитәкли һәм Латвия җыелма командасының баш тренерының ярдәмчесе була.

2006 елдан алып 2011 елга кадәр Латвия җыелмасының баш тренеры була.

2008 елның 2 апреленнән 2010 елның 30 апреленә кадәр КХЛның Эчке эшләр Министрлыгы хоккей клубының баш тренеры була.

2010 елның 26 маенда КХЛның 2009/2010 елгы сезонының иң яхшы тренеры буларак танылаКХЛның 2009/2010 елгы сезонының иң яхшы тренеры булып Олег Знарок таныла. // infox.ru (2010 елның 26 мае).

2010 елдан 2014 елның 25 мартына кадәр Мәскәү Динамо хоккей клубының баш тренеры була. 2012 елның 25 апрелендә «Динамо» хоккей клубы аның җитәкчелегендә Гагарин Кубогын алуга ирешә. 2013 елның 17 апрелендә «Динамо» икеләтә Гагарин Кубогы иясе була.

2014 елның 26 мартында Олег Знарок Зиннәтулла Билалетдиновка алмашка Русиянең хоккей буенча җыелма командасының баш тренеры буларак дүрт елга билгеләнә.

Сылтамалар Олег Знарок Internet Hockey Database'та Olegs Znaroks (GER/LAT). Profile. Comments.Career Stats. // eurohockey.net Олег Валерьевич Знарок биографиясе. // dynamo.ru

Искәрмәләр

Төркем:Хоккейчылар Төркем:Хоккей тренерлары Төркем:ССРБ халыкара класслы спорт осталары Төркем:Русиянең атказанган тренерлары