Әлки — Татарстан Республикасының Азнакай районындагы авыл. Ул Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк өлешендә урнашкан, Ык елгасының сул як ярларын һәм Ык, Зәй елгалары субүләрен үз эченә алган Азнакай районында урнашкан. Тарих 1748 елда нигезләнгән. Аның исеменең тарихы бик борынгы заманнардан ук килә. Әлкәй авылы урнашкан җирләргә иң беренче булып Галкәй атлы кеше килеп урнашкан. Тора-бара авылның исеме дә Әлкәйгә әйләнгән. 1920 нче елга кадәр ул Бөгелмә өязенә кергән. Авылтирәсендә нефть чыгару скважиналары күп. Кара алтын 1500-1900 метр тирәнлектә ята. Авылга терәлеп Койгылдаш инеше ага. Авылда Сабантуй чишмәсе, Әҗми чишмәсе, Атлар чишмәсе, Габбас чишмәсе, Хәмзә чишмәсе, Ташлы сылау чишмәсе бар.М. Закирова, М. Шарифуллин. "Төлке чапкан шул ук Әлкәй". Бөгелмә. 2011. Демография Халык саны185918971920192619381949195819701979198920022010899184319011516155510258951017876565565528 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 434 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 91.24%, башка халыклар — 8.06%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0.69%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.