Ык елгасы аша күпер (, ) ― Татарстан белән Башкортстан чигендә, «Урыссу ― Октябрьский» юлында, Ык елгасы аша узучы күпер, кичү. 2023 елда авария хәлендә булган күпер тулысынча ябылган. 2024―2025 елларда алып барылган капиталь ремонттан соң, 2025 елның 23 октябрендә яңадан ачылган.

Урнашуы Башкортстан һәм Татарстан чигендә, Ык елгасы өстендә һәм елганың ике як ярында урнашкан. Октябрьский шәһәренең Габдулла Тукай урамының табигый дәвамы булып тора. Шәһәр үзәген М5 «Урал» федераль юлы белән тоташтыра.

Тарих

Күпер 1948 елда төзелә башлаган. Күперне төзүдә сугыш вакытында әсир төшкән немец хәрбиләре дә катнашкан. Аларның кайберләре соңрак биредәге нефть чыккан шәһәр-бистәләрдә урнашып, яшәп калганМост дружбы: Татарстан и Башкортостан связала обновлённая переправа через Ик. Видео от Телеканал ТНВ, 4:06. Күпер озак вакыт Башнефтькә караган, аннары аны БР Хөкүмәте балансына тапшырганнарБашкортостан потратит еще миллиард рублей на стройку нового моста через реку Ик на границе с Татарстаном. Бизнес-Онлайн, 19.07.2024.

2016 елдан биредә хәрәкәте чикләнгән. 2023 елның июленнән авария хәлендәге күпер тулысынча ябылган На границе Татарстана и Башкирии открыли мост через реку Ик. Национальные проекты РФ.

2024 елда «Тормыш өчен инфраструктура» () милли проектыНациональный проект «Инфраструктура для жизни». Официальный сайт кысаларында биредә торгызу эшләре башланган.

Реконструкция барышында елга аша чыгу урынындагы иске, авария хәлендәге корылма сүтелгән һәм өр-яңа терәкле яңа күпер төзелгән. Куркынычсызлык полосалары, яңа барьер һәм култыкса киртәләре, электр белән яктырту системасы төзелгән.

2025 елның 23 октябрендә капиталь ремонттан соң Ык елгасы аша күперне файдалануга тапшыру тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин (видеоэлемтә аша), Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашканПесошин Ык аша күпер ачуда: Меңләгән кешегә - ул яшәү өчен кирәкле артерия. Татар-информ, 23.10.2025.

Тасвирлама Тимер-бетон конструкциянең озынлыгы ― 238,5 м, машина йөрү өлешенең киңлеге ― 7 м.

Ык елгасы аша төзелгән күпер корылмасын реконструкцияләгәндә, елга суы ташудан саклау өчен кирәкле дамбалар төзүгә зур игътибар бирелгән. Елгада су күтәрелгәндә конструкцияләрне су басудан сакларга дамбаның өеп салынган һәм ныгытылган валының физик барьеры ярдәм итәчәк. Дамбаларның сөзәклекләре су белән тәэсир иткәндә юылмас өчен ныгытыла гына түгел, бәлки корылманың эстетик күренеше һәм гидрофоб эффектны көчәйтү максатында бетон өслеген эшкәртү өчен дә соңыннан буяу белән буялаНемалое внимание при реконструкции мостового сооружения через реку Ик уделено устройству дамб. ООО «Стройблоктехнология» Вконтакте, 20.09.2025.

Беренчел исәпләүләр буенча, реконструкциягә кимендә 1,5 млрд сум таләп ителгән. Килештерүләрдән соң Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Башкортстанның юл хуҗалыгы идарәсе алда торган эшләрнең күләмен раслаган һәм проектны 980 млн сумга үтәргә әзер подрядчы эзләвен игълан иткән. Тендерның җиңүчесе «Стройблоктехнология» компаниясеООО «Стройблоктехнология» Вконтакте (төзелеш буенча директор Михаил Золотов) булган, ул бераз отышлырак бәя — 975 млн сум тәкъдим иткән. Капиталь ремонт билгеләнгән вакытыннан бер елга алдан тәмамланган«Если будете подбрасывать деньги, то начнем строить быстрее братьев-татар»: Хабиров и Песошин открыли мост на границе РТ с Башкортостаном. Бизнес-Онлайн, 23.10.2025.

Кызыклы фактлар Ык елгасы аша күперне шулай ук илнең иң «озын» күпере дип атыйлар ― аның буенча сәфәр ике сәгатькә якын вакытны ала. Сәбәбе бик гади: күпер аша чыкканда ук икенче сәгать поясына эләгәсең. Татарстанда Мәскәү вакыты гамәлдә, ә Башкортстан аннан ике сәгатькә алда бараАзат Гиззатуллин. На границе Башкирии и Татарстана торжественно открыли мост дружбы. Башинформ, 23.10.2025.

Якын-тирә шәһәрләр-бистәләр халкында, сәгать поясы үзгәрешенә бәйле, күпер аша кереп-чыгып, Яңа елны ике мәртәбә (башта Башкортстанда, ике сәгатьтән Татарстанда) каршы алу традициясе сакланып калган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Азат Гизатуллин. На границе Башкирии и Татарстана торжественно открыли мост дружбы. Башинформ, 23.10.2025 Песошин Ык аша күпер ачуда: Меңләгән кешегә - ул яшәү өчен кирәкле артерия. Татар-информ, 23.10.2025 Булат Низамеев. Алексей Песошин принял участие в церемонии открытия моста через реку Ик. Официальный Татарстан, 23.10.2025 Церемония открытия движения на реконструированном мостовом переходе через реку Ик. Видео, 5:52 Мост дружбы: Татарстан и Башкортостан связала обновлённая переправа через Ик. Видео от Телеканал ТНВ, 4:06 Башҡортостан һәм Татарстан сигендәге яңы күпер асылды. Видео от Башҡортостан юлдаш телевидениеһы, 6:30

Төркем:Октябрьск биналары һәм корылмалары Төркем:Татарстан күперләре Төркем:Башкортстан күперләре Төркем:Россия күперләре