Муса Камалов, Муса Рузалим улы Камалов (Муса Рузалимович Камалов; 1994 елның 2 ноябре, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― драма актеры, професссиональ җырчы һәм профессиональ көрәшче, эстрада һәм опера башкаручысы, 2013 елдан башлап күп мәртәбә «Татар моңы» конкурсы лауреаты12 декабря в ТГАТ им.Г.Камала состоялся гала-концерт Международного телевизионного конкурса молодых исполнителей «Татар моңы». Министерство культуры Республики Татарстан, 13.12.2013. 2020 елның октябреннән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистыhttps://karievteatr.ru/page15651490.html Камалов Муса Рузалимович. Кариев театры.
Тәрҗемәи хәле 1994 елның 2 ноябрендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туган. Бакалы районының Мостафа авылыннан булган әтисе һәм Аксубай ягыннан булган әнисе завод каршындагы сатып алу үзәгендә эшли. Бертуган сеңлесе медицина өлкәсендә белем ала.
Муса Яр Чаллының 52нче санлы татар мәктәбендә укыган (2012 елда тәмамлаган). Музыка мәктәбендә вокал белән шөгыльләнгән (педагогы Фидәрис Гафиятуллин). Унөч яшендә Йошкар-Олада үткән җыр бәйгесендә иң яшь катнашучы буларак чыгыш ясаган. 6―7нче классларда футбол белән мавыга, үсмерләр арасында республика чемпионы булаАбсолютным батыром театрального Сабантуя стал выпускник Казанской консерватории. Бизнес-Онлайн, 18.06.2022, аннары көрәшкә күчә (тренеры Ринат Гайнетдинов). Музыка училищесы кебек уку йортын тәмамламаганга күрә, ике ел Казан дәүләт консерваториясенең әзерлек курсларында укыган (Гөлнара Мурзиева классы) Муса Камалов: «Көрәшкә җыр аша кереп киттем» (интервью). GongTV, 04.03.2017. «Музыкаль театр актеры» белгечлеге буенча Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Консерваториянең опера студиясендә музыкаль спектакльләрдә, мәсәлән, «Аршин мал алан»да, «Ночь перед Рождеством»да, «Евгений Онегин»да уйнаган. Романслар, татар халык җырлары башкара. Консерватория белән параллель рәвештә Н. Э. Бауман исемендәге КДВМАны тәмамлаган. Казанга килгәч, көрәш белән шөгыльләнү өчен спорт залы һәм яшәргә урын эзләгәндә, иң отышлысы дип, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен сайлаган һәм «санветэксперт» белгечлеге буенча читтән торып әлеге югары уку йортын тәмамлаган. Социаль ипотека фатирына чиратка басу өчен Россельхознадзорга инспектор булып эшкә урнашкан, анда ике ел эшләгән.
Кариев театрын Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова (Мусаның консерваториядәге татар теле укытучысы) җитәкли башлаган 2018 елда театрга актерлар кабул итү максаты белән кастинг игълан ителгәч, кастинг аша узып, труппага кабул ителгән. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында 2020 елның октябреннән эшли. Театр тормышына «Мио, минем Мио» спектаклендәге Юм-Юм роле белән кереп киткән.
Рольләре Бенка, Юм-Юм ― «Мио, минем Мио!» (А. Линдгрен, 2020); Кыш бабай ― «Тылсымбикә» (И. Зәйниев); Дамир ― «Корт» (Ф. Галиев); Рамил ― «Ак чәчәкләр кебек...» (Р. Мухина); Әти ― «Бәхетле көнем» (Е. Гороховская); Ваһид ― «Сөннәтче бабай» (Г. Исхакый; Б. Минкин һәм Л. Әбүдарова инсценировкасы); Йосыфның туганы ― «Йосыф» (Кол Гали поэмасы мотивлары буенча); Бенволио ― «Ромео һәм Джульетта» (У. Шекспир, 2022); Рөстәм ― «Хан кызы» (Р. Әюпов, 2024); Баш тәкә ― «Тау битендә Сабантуй» (И. Хафизов, Р. Абянов, 2024) һ. б.
Күңеленә тәэсир иткән роле ― «Позывной Татарин» спектаклендәге танк командиры роле.
Kazan show бию труппасы вокалистыСегодня прошла церемония награждения работников сферы туризма Республики Татарстан к Всемирному дню туризма. Государственный комитет Республики Татарстан по туризму, 27.09.2021. Фильмография 2023 ― Кырык дүртнең май аенда (режиссер Александр Далматов) Факт 2022 елда Минзәләдә узган Театрлар Сабан туенда көрәштә абсолют батыр калса да, ел саен бирелә торган бүләк машинаны аңа бирмәгәннәр, өр-яңа «Лада-Веста»ны ярышларда иң күп балл җыйган театрга (Тинчурин театрына) биргәннәрРузилә Мөхәммәтова. Театрлар Сабан туе: Өч минутлык көрәшкә машина жәл яки Очты, очты, Салаватлар очты. Интертат, 20.06.2022.
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Казан консерваториясен тәмамлаган җырчы Гүзәл Идрис кызы Җиһаншина. Балалары: Мурат (2019), Камил (2023)Гөлия Ибатуллина. Җырчы, артист, көрәшче Муса Камалов шатлыгы белән уртаклашты. Шәһри Чаллы, 27.07.2023. Ун еллап туйлар, банкетлар алып бару белән шөгыльләнәВедущий,вокалист и dj на свадьбу в Казани.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Рәфидә Галимҗанова. Муса Камалов: «Артист күпкырлы булырга тиеш». «Идел», № 9 (432), 2025 ел. ― Б.20―21.
Сылтамалар Рузилә Мөхәммәтова. Муса Камалов: «Көрәшчегә машина кызганыч булса... Тозлыймыни ул театр машиналарны?!» Интертат, 8.02.2024. «Акчарлак» газетасы студиясендә Альбина Гайнуллина белән Муса Камалов әңгәмәсе. vk видео, 45:46 Муса Камалов. Калеб (27 минут). Тәртип радиосы, 21.09.2023.
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары