Азәрбайҗан Республикасының Милли Мәҗлесе () ― Азәрбайҗан Республикасында закон чыгаручы хакимиятне гамәлгә ашыручы орган. Бер палаталы парламент, Азәрбайҗан Республикасы Югары Советының варисы.

Тарих 1994 елга кадәр Азәрбайҗан Югары Советы эшләгән. 1991 елның 26 ноябрендә Югары Совет составыннан 50 кешедән торган Милли Совет сайланган. Милли Совет асылда Югары Советны алыштырган. 1994 елда Югары Совет Милли Мәҗлес итеп үзгәртелгән һәм 1995 елда срогы тәмамланганчы гамәлдә булган.

1995 елда Милли Мәҗлеснең I чакырылышы чакырылган.

Структура Комитетлар: Хокук сәясәте һәм дәүләт төзелеше комитеты Куркынычсызлык, оборона һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты Кеше хокуклары комитеты Экология, энергетика һәм табигать ресурслары комитеты Икътисадый сәясәт, сәнәгать һәм эшкуарлык комитеты Аграр сәясәт комитеты Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты Сәламәтлек саклау комитеты Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты Яшьләр һәм спорт комитеты Иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар комитеты Төбәк мәсьәләләре буенча комитет Фән һәм мәгариф комитеты Мәдәният комитеты Парламентара элемтәләр һәм халыкара хезмәттәшлек комитеты Дисциплинар комиссия Хисап комиссиясе Дөньяның күп илләре белән парламентара элемтәләр буенча ике яклы эш төркемнәре эшли.

Сайлаулар Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе депутатлары мажоритар сайлау системасы һәм гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлаулар нигезендә ирекле, шәхси һәм яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана. Милли Мәҗлес биш елга сайлана торган 125 депутаттан тора.

Милли Мәҗлес сайлаулары һәр биш ел саен ноябрьнең беренче якшәмбесендә үткәрелә. Ике гражданлыгы булган, башка дәүләтләр алдында йөкләмәләре булган, башкарма яисә суд хакимияте системасында эшләүче затлар, фәнни, педагогик һәм иҗади эшчәнлегеннән тыш башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнүче затлар, дин әһелләре, хокукый сәләтсезлеге суд тарафыннан раслана торган, авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән, законлы көченә кергән суд карары буенча иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәүче затлар Милли Мәҗлес депутатлары итеп сайлана алмый.

Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе депутатларының вәкаләтләр чоры Милли Мәҗлес чакырылышының вәкаләтләр чоры белән чикләнә..

Азәрбәйҗан Республикасының 18 яшьтән кечерәк булмаган һәр гражданы законда билгеләнгән тәртиптә Милли Мәҗлес депутаты итеп сайлана ала. Бу норма 2016 елгы конституция референдумы белән билгеләнгән, моңа кадәр Милли мәҗлескә 25 яшькә җиткән затлар гына сайлана алган.

Бәйсез Азәрбайҗан тарихында беренче парламент сайлаулары 1995 елда узган. Бу сайлауларда күпчелек тавышны (62 %) Гейдар Алиевның партиясе алган.

Чакырылышлар . №ПериодДепутатлар саны 1995—2000133 2000—2005136 2005—2010125 2010—2015125 2015—2020125 2020—2025125 2025—2029125

Парламентның хәзерге составы Парламентның хәзерге составы 2024 елның 1 сентябрендә сайланган. Парламент рәисе итеп Сәхибә Гафарова сайланган.

Парламентта тәкъдим ителгән партияләр VI чакырылыш Яңа Азәрбайҗан ― 70 Гражданнар теләктәшлеге партиясе ― 3 Ана Ватан партиясе ― 1 Демократик реформалар партиясе — 1 Бөек корылыш партиясе ― 1 Республика альтернативасы ― 1 Милли фронт партиясе ― 1 Бердәмлек партиясе ― 1 Демократик мәгърифәт партиясе ― 1 Гражданнар берлеге партиясе ― 1 Берләшкән Азәрбайҗан халык фронты партиясе ― 1 Партиясезләр ― 38 Вакантлы урыннар ― 5 118―125 округтан депутатлар Таулы Карабаx Республикасы контролендә булган территорияләрне тәкъдим иткән.

Җитәкчелек Спикерлар 1995―2000 ― Рәсүл Кулиев 2000―2005 ― Муртуз Әләскаров 2005―2010 ― Октай Әсәдов 2010―2015 ― Октай Әсәдов 2015―2020 ― Октай Әсәдов 2020―2025 ― Сахибә Гафарова

Депутат кагылгысызлыгы Депутатлар гражданлыктан чыкканда яисә икенче гражданлыкны кабул иткәндә, авыр җинаять өчен суд тарафыннан хөкем ителгәндә, дин эшлеклесе булып киткәндә яисә дәүләт органнарында үз теләге белән эшли башлаганда үз мандатыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Милли Мәҗлес депутатлары үз вәкаләтләре чорында кагылгысызлык хокукына ия. Депутатның кагылгысызлыгы Азәрбайҗан Республикасы Генераль прокуроры тәкъдиме нигезендә Милли Мәҗлес карары белән туктатылырга мөмкин.

Милли Мәҗлес вәкаләтләре Азәрбайҗан Республикасы Милли Мәҗлесе Милли Мәҗлес эшчәнлеген оештыруга, Президент тәкъдиме буенча дипломатик вәкиллекләр булдыруга, илнең административ-территориаль бүленешенә, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча дәүләт бюджетын раслауга һәм аның үтәлешен тикшереп торуга, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча хәрби доктринаны раслауга, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча премьер-министр вазыйфасына кандидатны билгеләп куюга ризалыкка кагылышлы мәсьәләләрне, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча судьяларны билгеләү һәм читләштерү, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча генераль прокурорны вазыйфасына билгеләү һәм вазыйфасыннан читләштерү, Азәрбайҗан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча сугыш игълан итүгә һәм тынычлык төзүгә ризалык бирү, референдум һәм амнистия билгеләү кебек мәсьәләләрне хәл итә.

Искәрмәләр

Сылтамалар Официальный сайт 90-летие азербайджанского парламентаризма Азербайджан будет председательствовать в одном из комитетов ПА Евронест На заседании парламента принято обращение к Президенту в связи с назначением внеочередных выборов в Милли Меджлис ОБНОВЛЕНО 2024-cü ilə olan vəziyyət üzrə statistika(Архивная копия)

Төркем:1995 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Азәрбайҗанда сәясәт Төркем:Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе Төркем:Илләр буенча парламентлар