Каенлык — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Тарих Каенлык авылын, урманда агачларны кисеп, йортлар салып утырган авыл, диләр. Бар ягыннан да каен урманы белән уратып алынганга, Каенлык атамасын алган ул. 1928 елда бирегә беренчеләрдән булып Иске Богады авылыннан Муллагали Закиров, Шәмсемөхәммәт Закировлар килеп урнаша. Кимендә 25 хуҗалык була. Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. 1932 елда "Каенлык" колхозы оеша. Авыл халкы бердәм диярлек колхозга керә. Беренче рәисе итеп Шәрип Әхмәтшәехов сайлана. Әмма, аны кулак малае дип, төрмәгә утырталар. Аны Богадыдан Әхмәтҗан Янов алмаштыра. Соңрак, авылны Сталин исемендәге колхозга берләштергәнче, "Каенлык"та рәис булып Гыйлаҗетдин Фәрхетдинов эшли. Оста оештыручы иде дип искә алалар аны. Колхоз да алдынгылар рәтенә чыга. Авылда шундый әйтем дә йөргән: "Ашлык уңса - Гыйлаҗдан, уңмаса - Ходайдан..." Галиәхмәт абзый киңәшләре дә ярап куя, ул һәрвакыт үтемле сүзләре, тәкъдимнәре белән булышып торган. Колхоз оешуының беренче елларында ук иегенчелек буенча зур уңышларга ирешәләр. Ул елларда бригадир булып Хәбибҗан Шәрипов эшли. Алдынгы колхозчылар: Шаһгали Мәзнәвиев, Гафифә Фәсхетдинова, Гыйльмеҗиһан Фәрхетдиноваларны да авылдашлары бик зур хөрмәт белән искә ала. Халык Каенлыкның озын гомерле кешеләре

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Шаһгали Мәзнәвиев Фатыйма Муллагалиева Күп балалы әниләр Мәдәния Галиәхмәтова, Нәсимә Латыйпова, Рәкыя Муллаярова, Миңнеямал Закирова, Хөмәйрә Гыйлаҗетдинова, Миңнеямал Муллагалиева, Гөлнәфидә Төхбәтуллина һ.б Демография Халык саны1938194919581970197919892002201019516911612172262216 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 11 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)