Сиринә Зәйнетдинова, Сиринә Фәнис кызы Зәйнетдинова (ире буенча фамилиясе МөхәммәтоваСирина Зайнутдинова стала заслуженным артистом РТ. Нурлат районы Киекле авылы мәдәният йорты Вконтакте, 26.12.2020) (Сирина Фанисовна Зайнутдинова; 1984 елның 8 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Норлат районы) ― җырчы, 2011 елдан Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты. Татарстанның атказанган артисты (2020). Р. Ваһапов исемендәге «Татар җыры» халыкара фестиваленең, Болгар радиосының Милли музыкаль премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1984 елның 8 гыйнварында Норлат районында туган. Әтисе Фәнис полициядә эшләгән, майор булган, вафат. Әнисе Фатыйма балалар бакчасында пешекче булып эшләгәнСиринә Зәйнетдинова кызының ни өчен әби-бабай янында үсүен аңлата. Tatar Today, 27.01.2025. Әти-әнисенең туып-үскән авылы ― Норлат районы Үрнәк авылы. Гаиләдә өч кыз үскәннәр. Сиринәнең ике сеңлесе, тавышлары булса да, сәнгать юлыннан китмәгән. Сеңлесенең ире Махсус хәрби операциядә һәлак булган.
2001―2007 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының «вокаль сәнгать» факультетында «Халык җыры» белгечлеге буенча белем алган (педагог РФ халык артисты Винера Әхәт кызы Ганиева).
2011 елдан Казан шәһәр филармониясендә солист-вокалист булып эшли. Иҗаты Репертуарының яртысы халык җырларыннан тора. Аны тамашачыга таныткан җыры ― «Яшәү яме» (Гөлнур Айзетуллова көе һәм сүзләре). «Ак күл» (Фәрит Хатыйпов көе, Г. Минаев сүзләре), «Бишек» (Марсель Иванов көе, Р. Мөслимов сүзләре), «Җәяүле буранда» (Айдар Фәйзрахманов көе, Роберт Әхмәтҗанов сүзләре), «Яшәү матур», «Саумы, бәхет», «Ашыкма, вакыт», «Балам», «Чияләр» һ.б. җырларны башкара. Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов («Болытлар агар инде»), Руслан Кираметдинов («Бер җылы сүз», «Хыянәт») белән дуэтлары бар.
Көйләр дә иҗат итә. Үзе көен язган иң беренче җыры ― «Җырларым сезнең хакта» (Гөлфия Шакирова сүзләре). Моңлы, эчтәлекле җырлар башкараЭльвира Шакирова. Сиринә Зәйнетдинова: Дүрт айлык көмәнем төште. Шәһри Казан, 19.01.2021. Халыкчан тембрлы тавышы җырчыны башкалардан аерып тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 ел ― Р. Ваһапов исемендәге «Татар җыры» конкурсының II дәрәҗә лауреаты; «Татар моңы» конкурсының I дәрәҗә лауреаты; 2010 ел ― яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсының I дәрәҗә лауреаты; 2012 ел ― «Туган тел» халыкара телевизион фестиваль-конкурсының «Ел дебюты» номинациясе лауреаты; 2013, 2015, 2017 елларда ― «Болгар радиосы» ел милли премиясе лауреаты; 2020 ел ― Татарстан Республикасының атказанган артисты. Аңа мактаулы исем бирү турында таныклыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Чулпан» мәдәни үзәген ачу тантанасында тапшырган Сирина Зайнутдинова стала заслуженным артистом РТ. Нурлат-информ, 26.12.2020.
Шәхси тормышы
Гаиләле. Җырчы 20 яшьтә кияүгә чыккан, ире Айрат 5 яшькә өлкәнрәк булган. Кызлары Эльвина Мөхәммәтова (2004 елгы; 7 яшенә кадәр Нурлатта, әби-бабасында үскән. Казанның 167нче мәктәбендә 11нче сыйныфны тәмамлаган«В программисты или артисты?»: куда идут учиться дети звезд татарской эстрады. milliard.tatar, 27.06.2022 ). Җырчының беренче никахы таркалган булган. Икенче ире белән дә аерылышкан. Аерылышуларына биш ел булганда, беренче ире Айрат белән яңадан кушылганТатарская певица рассказала, как спустя 10 лет вновь сошлась с первым мужем. Новости Татарстана — ТатарстанДа, 13.03.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Милена Новикова. Усал әби, чын мәхәббәт һәм казлар: Сиринә Зәйнетдинова концертыннан репортаж. Интертат, 10.12.2025 Гөлнур Сафиуллина. Җырчы Сиринә Зәйнетдинова турында 20 факт. «Сөембикә», 1.03.2018. Сирина Зайнутдинова на сайте MuzBomb.net
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары