Арый (, ) ― Россия Федерациясе Башкортстан Республикасы Дуван районында урнашкан торак пункт (авыл). «Арый авыл советы» административ үзәге. 2010 елның 14 октябренә халык саны 385 кеше. Почта индексы — 452539.

География Авыл Әй елгасы кушылдыгы елгасы ярында, район үзәге Мәсәгут авылынннан төньякка 18 километр һәм Силия (Чиләбе өлкәсе) тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка 93 километр ераклыкта урнашкан.

Район үзәгенә кадәр (Мәсәгут): 18 км Якындагы тимер юл станциясенә (Силия): 93 км

Тарих Бирегә беренче килеп урнашучы Арый чыганаклар буенча күзәтелмиАриево. Генеалогия и архивы. Ләкин аның уллары һәм оныклары 1816 елның VII ревизиясендә исәпкә алынган: өлкән улы Әмин Арыев ― 1776 елгы (улы Сафиулла), кече улы Нигъмәтулла Арыев ― 1779 елгы (балалары: Мөлхия һәм Алмашәкәр). Алар 1894 елда әле исән булган.

Уфа губернасының Златоуст өязе составына кергән.

1795 елда Арый авылындагы 13 йортта 76 кеше, 1816 елда 14 йортта — 114 кеше, 1834 елда 30 йортта — 188 кеше яшәгән.

Авылда яшәүчеләр арыш, солы, арпа һәм бодай чәчкән. Ашлык үстерү бик файдалы булган. Аны атлар белән көнчыгыш төбәкләргә алып барып сата торган булганнар. Көнбатышка исә Әй елгасындагы пристаненнән су юлы белән озатканнар. Бәрәңге утырту да күпләрнең хәлен җиңеләйткән.

Арыйда 1 суккыч һәм җилгәргеч, тегермән булган. Халык күпләп мал тоткан.

1906 елда 1878 елда ук төзелгән мәчет, мәдрәсә, мануфактура кибете теркәлгән.

Авылда 1нче санлы Мәсәгут лицее филиалы — Арый төп мәктәбе, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, Мәдәният йорты, китапханә бар.

Халык

Күпчелек милләт ― башкортлар (96%).

Инфраструктура Авыл хуҗалыгы файдалану зонасы булган шәхси ярдәмче хуҗалык, утар тибындагы индивидуаль төзелеш.

Транспорт Авылга автотранспорт белән барып була. « ― Арый ― » төбәк әһәмияттәге автомобиль юлында «Арый» җәмәгать транспорты тукталышы (идентификация номеры 80 ОП МЗ 80Н-251) https://npa.bashkortostan.ru/upload/uf/5a4/201202030001.pdf Постановление Правительства Республики Башкортостан от 2 февраля 2012 г. N 28 «Об утверждении перечня автомобильных дорог общего пользования регионального и межмуниципального значения».

Шәхесләр (Зиннәт Котыйп, 1918―1944), Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь. Илдар Хәтмуллин (1979), биюче, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры. БР (2023) һәм ТР (2025) атказанган артисты. Искәрмәләр

Сылтамалар Арый, Дыуан районнындағы ауыл. Төбәк энциклопедик портал «Башҡортостан»

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Дуван районы торак пунктлары