Калмыкия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте () ― Россия Федерациясенең Калмыкия Республикасы территориясендәге мөселман җәмгыятьләрен берләштерүче үзәкләштерелгән дини оешма, мөфтият. Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге составына
Тарих
Калмыкия ― Россиянең Европа өлешендә (һәм гомумән Европада) төп халкы (калмыклар) традицион рәвештә буддачылыкның формасын тоткан бердәнбер төбәк. Хәзерге вакытта Калмыкиядә калмыклар гомуми халыкның 59% тәшкил итә. Калмыкиядә хәзерге дини вәзгыять шактый динамизм белән характерлана. Аның территориясендә соңгы вакытта Будда җәмгыятьләре, православие епархиясе, мөселман җәмгыятьләре, , католиклар җәмгыяте, чиркәве һәм башка дини төркемнәр актив эшлиС. О. Калинина. Диалог религий и культур в Калмыкии сегодня. Калмыкиядә төрле милләтләрдән барлыгы 45 000 нән артык мөселман яши (республика халкының 15% ы). Мөселман халыкларыннан Калмыкия территориясендә: даргиннар (барлык халыкның 2,7%ы; сөнни исламның шәфигый мәзһәбе), казакълар (1,6%), төрек-месхетиннар (1,4%), чеченнар (1,0%; сөнни исламның шәфигый мәзһәбе), аварлар (0,9%), татарлар (1 мең кеше), кумыклар (1 мең кеше) һ.б. яши (2021 елга).
2000 елның 29 декабрендә мөселманнарның эшчәнлеген координацияләү өчен «Ислам дини үзәге» () оештырылган. Шуның нигезендә, 2007 елның ноябрендә Калмыкия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы (ЦРО ДУМ РК) төзелгән. Калмыкия мөселманнары Диния нәзарәтен оештыру эше өч ел дәвам иткән. Бу мәсьәләне хәл итүдә мөселманнарга Калмыкия Республикасы Президенты (2005―2010 елларда Калмыкия Республикасы Башлыгы) Кирсан Илюмжинов зур ярдәм күрсәткәнВ Калмыкии учреждено Духовное управление мусульман. Татар-информ, 23.01.2008.
2007 елда Буддачылык динен тотучы республикада беренче мәртәбә өч җирле мөселман дини оешмасы нигезендә Калмыкия мөселманнарының Диния нәзарәте төзелгән. Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Калмыкия Республикасындагы идарәсендә 8 җирле дини оешма теркәлү узган, район үзәге авылында, бистәсендә 2 мәчет төзелгән, Элиста, Городовиковск, Лагань шәһәрләрендә һәм бистәсендә (күпчелек халкы казакълар: 38% %), авылында (күпчелек халкы төрек-месхетиннар: 68%) алты намаз бүлмәсе эше оештырылган. Прикумский бистәсендә мәчеткә авыл Советының административ бинасы бирелгән. Яшалта авылында мөселманнар үз акчаларына кибет бинасын сатып алган һәм аны дини оешмага тапшырган, әмма район хакимияте мәчеткә манара куюга каршы чыкканМинарет в Калмыкии не дает спокойно жить Якову Рериху. IslamNews, 30.06.2011.
Дагстан мөфтие күрсәтмәсе буенча, Элистаның мөселман гыйбадәт йортынаа (намаз бүлмәсенә) яшь имам Солтанәхмәт Гаджиевич Каралаев җибәрелгән, ул алга таба Калмыкия мөфтие итеп сайланган һәм Диния нәзарәтен җитәкләгән Раджаб Зияутдинов: «Наша цель — распространение традиционного Ислама в Республике Калмыкия». Координационный центр мусульман Северного Кавказа, 29.07.2021. 2012 елда Калмыкия Республикасыннан беренче тапкыр хаҗга 140 кеше җибәрелгән, 2013 елда ― 50, 2014 елда ― 40 хаҗи булган.
Калмыкия мөфтияте Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге составына керә. Ул Калмыкия территориясендәге барлык мөселман район оешмаларын һәм дини төркемнәрне берләштерә.
Мөфти Солтанәхмәт Гаджиевич Каралаев ― Калмыкия Башлыгы каршындагы этникара совет әгъзасы, 2004 елда оешкан Традицион конфессияләрнең динара советы, шулай ук Федераль салым хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, һәм Юстиция министрлыгы төбәк идарәләренең иҗтимагый советлары әгъзасы булып тора.
Состав Калмыкиядә сигез район оешмасы һәм тагын дүрт мөселман төркеме эшли. Биш мәчет һәм алты гыйбадәт йорты бар. Калмыкиядә сигез имам эшли. Аларның бер өлеше ― Россия Ислам университетларын тәмамлаучылар.
Калмыкия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте республикада яшәүче этник мөселман диаспораларының иҗтимагый һәм мәдәни берләшмәләре белән тыгыз элемтәдә тора.
Мәчетләр
Калмыкия башкаласы Элистада «Иман» (Вера) ислам дини үзәге җирле дини оешмасы бар (Ипподром ур., 37А) МРО Исламский религиозный центр Иман (Вера). 2016 елның 7 апреленнән оешманың җитәкчесе булып аның рәисе Асланбәк Шәрип улы Индуркаев тораА. Ш. Индуркаев. audit-it.ru.
Фактлар 1997 елда «Бац» Ислам дини үзәге көче белән Калмыкия башкаласы Элистада бердәнбер, 50 кеше сыйдырышлы кечкенә мәчет төзелгән булган. Төзелеш законсыз барган дип санап, шәһәр хакимияте карары белән мәчетне сүтәргә карар кылынганПочему в Элисте нет мечети? Парус турфирма Волгограда. 2014 елның 3 июлендә Элистада битлек кигән билгесез кешеләр, мөселманнар Тәравих намазы укып, өйләренә таралышканнан соң, төнге өчтә башкалада мөселманнарның бердәнбер гыйбадәт йорты булган (яңарак кына яхшы ремонт ясалган) бинага ут төрткән. Хәзерге вакытта мәчет җирле мөселманнар көче белән торгызылган, гамәлдә. бистәсендәге мәчеткә дуңгыз үләксәсе ташлаганнар. Сарпын районында төзелгән диярлек мәчетне сүткәннәр. 2008 елда Калмыкия мөфтие гаиләсенә һөҗүм булганАлдар Куватов. Муфтий Калмыкии: Нас беспокоит такое отношение к мусульманам. UMUSLIM исламский информационный сайт, 03.07.2014.
Искәрмәләр
Сылтамалар Уланов М. С. Религии в транскультурном пространстве Калмыкии и региональный опыт укрепления межконфессиональных отношений. Вестник института, № 1 (38), 2019.
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Калмыкиядә ислам Төркем:2007 елда нигезләнгән дини оешмалар