Бурсык — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Тарих Шәбез елгасы буенда Гәрәй волостенең Такталачык түбәсе, аннары административ Шәрип волостендә нигезләнгән авыл.. 1848 һәм арытабангы елларда — тегермән, аннан җил тегермәне билгеле. 1848 һәм аннан соңгы елларда мәчет, 1870 елдан мәктәп булуы турында мәгълүмат бар. Административ-территориаль корылышы 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Такталачык волосына керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан - Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән - Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районнары составында була. Хәзер Мәсәде авыл җирлеге составындаБарсуково. Демография Халык саны1795185918701884189719061913192019261938195819701979198920022010104443461483642706654611707788486468358231210154 1795 елда 15 йортта 104 асаба башкорт исәпкә алына, 1816 елда 19 йортта — 152 башкорт, 2 йортта — 5 типтәр теркәлә. 1834 елда 41 йортта — 235 башкорт, ир җенесле 5 типтәр исәпләнә; 1848 елда 42 йортта — 281 башкорт, 3 йортта — 9 типтәр; 1859 елда 443 башкорт, 8 типтәр була; 1870 елда 88 йортта — 461 башкорт, 1902 елда 132 йортта — ир-ат җенесенән 321 башкорт исәпләнә; 1905 елда шул ук йортта 700 башкорт яши. 1989 елгы җанисәп буенча төп милләтләр: татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 96 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар