Тавил Хаҗиәхмәтов (Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов) – рәссам, Татарстан Республикасы Дәүләт флагының сурәте авторы , Тукай бүләге иясе.

Тәрҗемәи хәле 1936 елның 3 февралендә Татарстан АССРның Саба районы Йосыф-Алан авылында туган. 2007 елда вафат.

Казан сәнгать училищесын (мәктәп) (1957), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтының графика факультетын (Таранов М.А. сыйныфы) (1963) тәмамлый. Диплом эше – Галимҗан Ибраһимовның “Безнең көннәр” әсәрен рәсемнәр белән бизәү.

1963 - 1968 елларда «Яшь ленинчы» гәҗитендә рәссам-график. 1968 елдан «Ялкын» журналында, бер үк вакытта Татарстан китап нәшриятында китап бизәү хезмәтендәhttp://enc-dic.com/enc_biography/Haziahmetov-tavil-ginijatovich-28748.html. 1981 елдан Казан сәнгать укуханәсендә укыта.

Иҗаты Милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләренә таянып эшли,аны үз иҗаты белән баета. Агачка уеп гравюра ясау ысулын камилләштерә. Кол Гали иҗатын халыкка кайтаруда хезмәте бәһасез. “Халык әйтсә хак әйтә”, “Йосыф-Зөләйха” шәлкемнәре чын халыкчан булулары белән аерылып тора. Ул бизәгән китаплар күп еллар Татарстан китап нәшриятының йөзе булып тораhttps://rt-online.ru/p-rubr-obsh-6667/.

Хезмәтләре Китап бизәү “Моабит дәфтәрләре” Муса Җәлил (1985) “Кыйссаи Йосыф” Кол Гали (1983) Балалар китапларына рәсемнәр

Спектакльләргә кием эскизлары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында: “Кол Гали” Нурихан Фәттах (1973) “Бәхтияр Канкаев” Туфан Миңнуллин (1975) Милләттәшләр сайты

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.

Шүрәле Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият - поэмасына иллюстрацияләр ясыйhttp://www.shurale.ru/.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971) Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978) Татарстанның халык рәссамы (1984) Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1987) - 1981 — 1985 елларда басылган китапларны нәфис-график бизәгән өчен.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 Ренат Харис. Татарстан символлары.- Казан, «Мәгариф», 2005.- 63 б. Татар, рус, инглиз телләрендә Республика Татарстан, № 104, 29.05.2007

Тышкы сылтамалар

shurale.ru kitaphane.tatarstan.ru Dini kitap (дини китап) сайты khaziakhmetov-tavil-giniyatovich Милләттәшләр сайты

Моны да карагыз

Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:ТАССР халык рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре