Россия Федерациясе коммунистик фиркасе () — рәсми рәвештә теркәлгән Россия Федерациясенең сул партиясе. Советлар Берлеге коммунистик фиркасенең туры варисы булып тора. Коммунистик фиркаләр берлегенә керә. РФ Дәүләт Думасына барлык сайлауларда катншкан өч фиркаләрдән бересе, Дәүләт Думасының барлык чакырылышларында урыннар алган ике фиркаләрдән бересе.

Россия Федерациясе коммунистик фиркасе икенче чираттан тыш Россия коммуначыларының җыенында яңартып корылган РСФСР коммунистик фиркасе буларак оештырылган. Төбәкләрдә бүлекләр саны — 81, әгъзалар саны — 157 528 кеше.

Үзенең стратегик максаты булып Россиядә яңартылган социализмны төзүне дип атый. Кыска вакытлы перспективасында үз алдысында түбәндәге мәсьәләләрне куя: хакимяткә ватанпәрвәрләек көчләре килү, табигый байлакларны вә Россия икътисадының әһәмиятле тармакларын милләтләштерү, шуның белән бергә кече һәм урта эшкуарлыкны саклау, дәүләтнең иҗтимагый юнәлешен үстерү. Барлыкка килгәчтән ук үз-үзеңне хакимияткә каршы торучы фирка итеп сыйфатлый.

Югары орган — фирка җыены, ул фирканең Үзәк комитетын һәм аның рәисен сайлый. Фирканең үзәк башкарман комитетының рәисе булып 1993 елдан Геннадий Зюганов тора. Аның өч урынбасары бар. Тикшерүче орган — фирканең Үзәк тикшерү- комиссиясе. Сайлауларда катнашу Дәүләт думасы + Дәүләт Думасына сайлаулар тарихы Ел Тавышлар, % Мандатлар саны Мандатлар өлеше, % 199312,4429,3 199522,315734,9 199924,2911325,1 200314,616111,3 200711,575712,7 201119,199220,44 Президент сайлаулары Ел Намзәт Тавышлар % Урын 1996 (1 тур) Геннадий Зюганов 24 211 686 32,03 2/10 1996 (2 тур) Геннадий Зюганов 30 104 589 40,31 2/2 2000 Геннадий Зюганов 21 928 468 29,24 2/11 2004 Николай Харитонов 9 513 313 13,69 2/6 2008 Геннадий Зюганов 13 243 550 17,72 2/4 2012 Геннадий Зюганов 12 318 353 17,18 2/5 Моны да карагыз Советлар Берлеге коммунистик фиркасе Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча сәяси фиркаләр Төркем:Россия сәяси фиркаләре Төркем:1993 елнда нигезләнгән сәяси фиркаләр Төркем:Россия коммунистик фиркаләре Төркем:Коммунистик фиркаләр