Кама таңнары - татар телендә Башкортстанның Кызыл Кама районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. атнага ике тапкыр чыга. Русча «Краснокамские зори» гәҗите чыга. Гомуми тираж – 3 500 данә булган. Айга 1 тапкыр башк. «Ҡурай» гәҗит - кушымтасы чыгып килә.

2020 елда русча «Краснокамские зори» тиражы 1 меңгә якын, татарча «Кама таңнары» 500 тирәсе тираж белән чыгаМөнир Вафин. Без язганнан берәрсенең йоны селкенәме? Азатлык радиосы, 16.12.2020.

Тарих 1935 елның 1 мартында «Кызыл Кама» исеме белән нәшер ителә башлый. 1936 елда русча «Красная Кама» гәҗите чыга башлый. 1939 елны район гәҗитләре исемнәрен алыштыралар: «Коммунизмга» / «За коммунизм» 1962 елда район гәҗитләре 10 елга чыгудан туктап тора. Сәбәбе – районнарны эреләндерү сәясәте. Кызыл Кама районын башта Яңавыл районы составына, аннары Калтасы районы составына кертәләр. Район халкына «Коммунизм таңы», «Таң» гәҗитләре таратыла. 1972 елда Кызыл Кама районы торгызылгач «Алга» / «Вперёд» гәҗитләре нәшер ителә башлый. 1990 елның 1 гыйнварыннан татарча «Кама таңнары» Кызыл Кама районы һәм Нефтекама шәһәренең берләштерелгән газетасы буларак чыга башлый. 1996 елдан русча «Камские зори» (2006 елдан «Краснокамские зори») гәҗите нәшер ителә. Нефтекама шәһәре басмаханәсендә басыла.

Чыганаклар Гәҗитнең рәсми сайты

Моны да карагыз Башкортстанның район гәҗитләре

Искәрмәләр

Төркем:Кызыл Кама районы Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре Төркем:Татарча гәҗитләр