Эдвард Турнерелли (, ,  — , ) — инглиз язучысы, педагог, рәссам-график. Казан күренешләренең график рәсемнәрен ясый.

Тәрҗемәи хәл 1813 елда Лондонда скульптор гаиләсендә туа.

Тринити-колледжда укый (Дублин, Ирландия), махсус сәнгать белеме булмый.

1836 елдан Русиядә, инглиз һәм латин телләрен укыту хокукы алу өчен Петербург университетына имтиханнар тапшыра.

1837—1844 елларда Казан университетында инглиз теле лекторы.

Ватанына кайткач сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә. Инглиз консерватив партиясенең уң канатына карый.

Иҗаты Турнерелли Казанда Карл Фукс белән дуслаша. Аның аша аңа татарларның борынгы тарихы белән кызыксынуы «йога» Э.Турнерелли Казан турындагы тәэсирләрен көндәлек язмалар һәм альбом рәсемнәре рәвешендә теркәп бара, шулар нигезендә аның «Казан шәһәре күренешләре» литографияләр альбомы һәм Казан турында истәлекләре барлыкка килә.

Беренче рәсемнәр сериясен Болгар хәрабәләренә барып кайткач иҗат итә («Кече манара», «Кара пулат», 1837). Соңрак ул Казан Кремле корылмалары һәм аның тирә-ягы, шәһәр урамнары, монастырьлары һәм мәчетләре сурәтләнгән рәсемнәр сериясен эшли. Әлеге рәсемнәр нигезендә фронтиспистан һәм 14 литографиядән торган «Виды Казани, рисованные с натуры Эдуардом Турнерелли, 1839» альбомын төзи (Лондонда басыла).

Э.Турнереллиның альбомы Русиядә зур уңыш казана һәм Европада ачыш буларак кабул ителә. Альбомның күп тапкырлар күчермәләре алына. XX йөз ахырында ул яңадан басылып чыга.

1841 елда Петербурда аның француз телендә дусларча әңгәмә жанрындагы язылган «Казан һәм анда яшәүчеләр», («Kazan et ses habitants») китабы дөнья күрә. Ул шаржлар һәм сатирик рәсемнәрне эченә алган, шәһәр тормышының төрле якларын, шәһәр халкының көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен яктырткан 12 бүлектән тора. Э.Турнерелли дворяннарның эшлексез яшәү рәвешен һәм җирле тәртипләрне дөрес тасвирлап бирә, бу Казан түрәләрендә ризасызлык уята. Казанские губернские ведомости газетасында Н. И. Второв Э.Турнерелли китабына үтә тискәре бәя бирә. Казан җәмәгатьчелеге белән низагка керү сәбәпле, 1844 елның сентябрендә Э.Турнерелли Казанны калдырырга, Русияне ташлап китәргә мәҗбүр була.

Э.Турнереллиның Лондонда басылган ике томдагы истәлекләре — «Казан, татар ханнарының борынгы башкаласы» (1854; 2 нче басма. 1888) — («Kazan, the Ancient Capitalof the Tatar Khans») Урта гасырлардан башлап Казан тарихын колачлый. Ул басма аша инглизтелле укучы беренче тапкыр Казан татарлары тарихын күзаллый алган.

Цитата

Галерея

Әдәби әсәрләре Турнерелли, Э. Russia on the borders of Asia / Э. Турнерелли. Казань, ; Лондон 48 p. : ил. Turnerelli E. T. Kazan The Ancient Capital Of The Tartar Khans by Edward Tracy Turnerelli. 1854 Турнерелли, Эдвард. Болгар хәрабәләре һәм борынгы болгарлар / Э. Турнерелли; «Сабах» көтебханәсе; тәрҗ. Н. Хәлфин. Казан : Типо-литография Императорского Университета, 1908. 44 б. : ил.

Сәнгать басмалары Турнерелли, Э. Казан күренешләре : репродукцияләр / Э. Турнерелли. Казан : Заман, 1994[12 р.]

Искәрмәләр

Библиография Ардашев, И. А. Развалины Болгар и древние Болгары по описанию англичанина Э. П. Турнерелли : с 5 снимками с Болгарских развалин / И. А. Ардашев. Казань : Типо-литография Императорского университета, 190148 с. : ил. Дульский, П. М. Э. П. Турнерелли : очерк / П. М. Дульский. Казань : Дульский П. М., 1924 (Полиграфическая школа им. А. В. Луначарского) 32 с., л. ил. : ил.

Чыганаклар Онлайн — энциклопедия Tatarica

Төркем:Инглиз язучылары Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:График-рәссамнар Төркем:Бөекбританиянең Консерватив фиркасе әгъзалары Төркем:Бөекбритания рәссамнары