Татар Парҗысы (, ) — Удмуртиянең Глазов районындагы нократ татарлары авылы, Урак авыл җирлеге составына керә.

Географиясе Глазов шәһәр районы үзәгеннән турыдан якынча 13 км көньякка таба урнашкан.

Тарихы XVII йөз ахырындаОнлайн — энциклопедия Tatarica удмуртлар (Жуйковлар, Баженовлар, Владыкиннар) нигезләгән.«Родная Вятка» сайты. Беренче күчеп килүченең исеме Парҗы (Парзи) була.Удмуртиянең Татар Парҗысы авылы турында: Ишеккә ялган йозак кую гадәте сакланган әле. 1782 елда Кистем авылыннан күчеп килүче чүпче татарларыннан өч гаилә дә исәпләнгән.

XIX гасыр уртасында Парзинская (Парзи, Чебер гурт) авылында 29 хуҗалыкта 229 кеше яшәгән дип теркәлгән. XIX гасыр ахырына авыл халкының якынча 75 % ын татарлар тәшкил иткән. Аларның күбесендә борчак кесәле, төймә һәм яулык сатучы кибетләр булган. Авылның үз кирпеч заводы да булган. 1901—1902 елларда татарлар акча җыю һәм мәчет төзергә карар кылганнар. Нократ губернаторы барлык удмуртлар авылдан күченгәннән соң гына мәчет төзелешенә ризалык биргән. Ул вакытта авылда бары 15 удмурт гаиләсе генә була. Аннары татарлар удмуртларга җир бүлеп биргәннәр, 1905 елда анда удмурт гаиләләре күченеп килгәннәр һәм Удмурт Парҗысы авылы барлыкка килгән. 1906 елда авыл үзәгендә мәчет ачылган. 1930 елларда авылда «Яңа тормыш» (русча «Яңа тырмыш») колхозы оешкан.

Халкы

Даими халык саны 2002 елда 129 кеше (татарлар 69 %), 2012 елда 132 кеше тәшкил иткән.

Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнә.

Дин 1906 елдан икенче гильдия Глазов сәүдәгәре М. И. Арысланов иганәсенә төзелгән мәчет эшли.

Парза Җәмигъ мәчетенең беренче имамы итеп авылга 1900 елда Казан губернасы Кукмара ягыннан күчеп килгән крестьян Әхмәт Гариф Рәхимов билгеләнә. Ул ХХ гасырның 30-нчы еллары башына кадәр имам булып хезмәт итә, аннары кулак итеп төньякка урман эшкәртүгә сөрелә.

Социаль өлкә 1991 елда ук авыл урамнары асфальт белән түшәлгән, йортларга телефоннар кертелгән, су уздырылган.

1931—1945 елларда — башлангыч, 1946—1971 елларда җидееллык татар мәктәбе була. Балалар бакчасы, клуб, медпункт булган. Тик болар барысы да бер-бер артлы ябылганнар.

Авыл халкы тырышлыгы белән клуб төзекләндерелеп килә, анда 2022 елның декабрендә инициативалы бюджет конкурсында җиңү нәтиҗәсендә татар мәдәнияте үзәге ачылган. Үзәктә Глазов районы тарих-туган якны өйрәнү музей комплексы фондларыннан, шулай ук шәхси коллекцияләрне җәлеп итеп, вакытлы музей күргәзмәләре эшли. Татар мәдәнияте үзәгендә XIX гасыр ахыры — XX гасырның беренче яртысы белән даталанган күп кенә борынгы җиһазлар һәм кирәк-яраклар, фотографияләр һәм документлар саклана, аларны авыл халкы вакытлы күргәзмәләрдә күрсәтү өчен биргән. Татар үзәге каршында «Кыңгырау» ансамбле бар.Падерада — кенәзләр нәселе җыены.

Урамнары Авылның планы XIX гасыр ахырыннан үзгәрмәгән диярлек. Авыл алты өлешкә бүленгән: Абаул як, Югары як, Тау урам, Түбән як, Ар Парза урам, Мулла урамы. Мондый бүленеш бүгенге көнгә кадәр сак­ланып калган.

Искәрмәләр

Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Глазов районы торак пунктлары