Һуд () - Ислам пәйгамбәре, Иске Гаһедтә Евер белән тиңләштерелә.

Гадләр Гад (Гадләр) кабиләсе халкы Гарәбстан ярымутравының көньягындагы Әхкәф дигән урында яши. Алар бик озын буйлы булганнар, иң биек гадләрның буе якынча 30 м булган, ә иң озын буйлысы, Җәли Җан (халыкны җәберләүче тиран), 100 фут булган. Алар шулкадәр озак яшәгәннәр ки, аларның кабиләләрендә йөз елга бер кеше үлгән. Алар физик яктан көчле, оста игенчеләр һәм терлекчеләр буларак билгеле булганнар. Ләкин алар потларга табынганнар һәм әхлаксызлык кылганнар.

Гад исеме "комлы калкулыклар" дигәнне аңлата һәм аның Гарәбстанның төрле өлешләрендә тупланган булырга мөмкин. Фаразлаучылар гадәттә аларны Һадрамаут янындагы чүлләргә урнаштыралар. Башка пәйгамбәрләр кебек үк, Һуд үз халкын Аллаһка ышанырга, күпаллалыктан сакланырга һәм аның әмерләренә буйсынырга чакырган.

Коръәндә Коръәндә Һуд пәйгамбәр җиде урында искә алына, пәйгамбәр белән аның халкы арасындагы вакыйгалар сурәтләнә. Һуд үз халкына ничек кенә мөрәҗәгать итмәсен, алар дошманлык белән җавап бирәләр һәм баш тарталар. Һуд халкы, Гадләр, үзләренең бөеклекләре һәм байлыклары белән тәкәббер булалар. Пәйгамбәр аларга бу байлыкларның Аллаһ мәрхәмәтлелегеӘл-Шугарә https://ru.quranacademy.org/quran/26:131-135/kul аркасында булуын әйтте. Ул вакытта бу җирләр уңдырышлы була, каты климатны урманнар йомшарта һәм яшәү өчен уңайлы итә торган була. Аллаһының рәхмәтенә карамастан, алар Әл-Әхкаф https://ru.quranacademy.org/quran/46:24-24/kul бу юмартлыклар өчен Ходайга рәхмәт әйтмиләр.

Болыт күренгәч, ул яңгыр болыты кебек кабул ителә.Әл Хакка https://ru.quranacademy.org/quran/69:6-8/kul . Изге Коръән буенча, Һуд халкы "шау-шулы җил белән" юк ителә. Бу җил сигез көн һәм җиде төн исеп Әл Хакка https://ru.quranacademy.org/quran/69:5-8/kul,гадләр кавемен тулысынча юк итә. Нәтиҗәдә, Аллаһ аларны борынгы халыкларны кебек җәзалый. Уңдырышлы җирләр, сугару каналлары һәм дамбалар ком белән каплана, ә шәһәр үзе һәм аның халкы тере килеш күмелә. Коточкыч ком давылы Гадләрны җир йөзеннән юк итә. Вакыт узу белән,Әл Камәр

https://ru.quranacademy.org/quran/54:18-20/kul чүлдә һәлак булган кешеләрнең эзе дә калмый.

Шулай ук карагыз

Якуб пәйгамбәр Төркем:Калыплар:Ислам

Искәрмәләр

Әдәбият

Коръән Гадлеләргә бирелгән нигъмәтләр: 7: 69, 26: 133–134, 89: 7–8 Гадләрнең тәкәбберлеге: 41:15, 26:128–129, Һудның пәйгамбәрлеге: 7:65–72, 11:50–57, 23:32 26:124–127, 26:131–132, 26:135, 46:21–23 Эзәрлекләү: 7:66–67, 11:53–55, 14:9, 26:136–137 38:12, 46:21, 50:13, 54:18 Гадләрне юкка чыгару: 7:72, 11:58, 11:89, 23:41, 25:38, 26:139, 29:38, 29:40, 40:31, 41:13, 41:16, 41:50-24,45-25 54:19–20, 69:6–8, 89:6 Төркем:Каһинлек Төркем:Ислам Төркем:Ислам пәйгамбәрләре