Әмир Әминов, Әмир Мөхәммәт улы Әминов (, 1953 елның 1 гыйнвар, СССР, РСФСР, БАССР Гафури районы, Сабай) ― язучы, БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989). Башкортстанның халык язучысы (2022).

Тәрҗемәи хәле 1953 елның 1 гыйнварында БАССР Гафури районының Сабай авылында туган. Сабай авылында башлангыч, Юлыкта сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Уфада 1нче санлы интернат-мәктәптә белем ала. Армия хезмәтеннән соң Мәскәүдә әдәбият институтында (1975-1980) укый. Институтны тәмамлап, Уфага кайта һәм 18 ел «Агыйдел» журналында эшли, 2002 елдан баш мөхәррир. 1998-2002 елларда «Шоңҡар» журналында баш мөхәррир Башинформ сайтында.

Иҗаты «Турат» исемле беренче хикәясе 1975 елда «Агыйдел» журналында дөнья күрә, «Каен яфрагы» дип аталган беренче җыентыгы 1981 елда нәшер ителә. «Яшьлек моңнары» (1989), «Мең дә бер газап» (1995), «Чоңгыл» (2001), «Капка» (2003), «Китай-город» (2012) исемле повесть һәм хикәя җыентыклары чыкты. Әсәрләрендә, нигездә, авыл тормышын чагылдыра. Яшьләрнең эчкерсез мәхәббәте, намус һәм намуссызлык, үткәннәргә, табигатькә сакчыл караш — иҗатының төп темалары. Рус телендә иҗат итүче Талха Гыйниятуллинның 3 проза китабын, А. Платонов, В. Белов, В. Распутин, Камил Җиһаншинның хикәяләрен тәрҗемә итте. Яңа әсәрләргә, яңа китапларга рецензияләр яза, матбугатта бүгенге проза хакында мәкаләләр белән чыгыш ясый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993) Россиянең Зур әдәби премиясе (2012) – «Китай-город» китабы өчен Салават Юлаев ордены (БР, 2021)Ләйлә Аралбаева. Радий Хәбиров «ХХ гасыр язучысы» форумында җөмһүрият язучыларын һәм шагыйрьләрен бүләкләде. ИА «Башинформ», 28.05.2021 Башкортстанның халык язучысы (2022) Башҡортостан яҙыусылары һәм шағирҙары дәүләт премиялары менән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 19.12.2022

Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Ә. Әминов 60 яшен бәйрәм итте

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Россиянең зур әдәби премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Башкортстанның халык язучылары