Рәмзилә Хисаметдинова (Рәмзилә Миңлегали кызы Хисаметдинова, ) – шагыйрә. РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1995). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977).
Тәрҗемәи хәле 1949 елның 28 маенда БАССР Учалы районы Сәфәр авылында туган. Урта мәктәпне (1966), Стәрлетамакта педагогия институтын (1975) тәмамлый. Учалы районы Сәфәр , Юлдаш мәктәпләрендә, Салават районы Малаяз мәктәбендә эшли.
Иҗаты Шигырьләре республика матбугатында 1965 елдан күренә башлый. Беренче китабы – «Бүләгем» (1975) исемле шигырьләр җыентыгы. «Ирәмәл кызлары» (1981), «Ана сүзе» (1989), «Сандугач гомере» (2001) китаплары нәшер ителә. Шагыйрә замандашларының, хәзерге яшьләрнең хыялларын, уй-тойгыларын тасвирлый. Әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче Газим Шәфыйков Р. Хисаметдинова иҗатында Марина Цветаева лирикасы чалымнарын күрүен әйтә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1995) ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977).
Хәтер 1996 елдан Р. Хисаметдинова исемендәге премия булдырылган (Учалы районы)
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек)
Моны да карагыз Туган авылы Сәфәр тарихы Сакланган версиясе
Тышкы сылтамалар Шигырьләрен БР халык артисты Рәмилә Сәлимгәрәева укый
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:РСФСР халык мәгарифе отличниклары