Мирас Иделбаев (Мирас Хәмзә улы Иделбаев, ) – язучы, галим. Филология фәннәре докторы (2001). БР атказанган мәгариф хезмәткәре (1995). Р.Гарипов премиясе лауреаты (2006). Профессор.
Тәрҗемәи хәле 1945 елның 9 декабрендә БАССР Баймак районы Ишбирде авылында туган. Уфада дәүләт университетын (1970) тәмамлаган. 1970 елдан Сибайда: радиокомитетның Урал арты буенча үз хәбәрчесе, комсомолның Сибай шәһәр комитеты бүлек мөдире (1973). 1974 елдан Уфада: «Башҡортостан уҡытыусыһы» (Башкортстан укытучысы) журналында (1974-1977), тарих, тел һәм әдәбият институтында (1977-1983), БДУ да (1983 елдан) эшли. «Башкорт тел системасында авыз иҗаты» темасына филология фәннәре докторы (2001) диссертациясен яклый.
Иҗаты
«Сынау» (1984), «Юлдашлар» (1989) исемле китапларга кергән хикәяләрендә заманның әхлак мәсьәләләрен күтәрә. «Юлай улы Салават» (1994) повестенда С. Юлаев тормышы тасвирлана. «Кызыл карлар», «Декабрь йолдызлары» китаплары, Кобагыш-чәчәнгә багышланган «Идел-йорт» (2014) романы бар. Башинформ
Фәнни хезмәтләре 250 фәнни хезмәт авторы. Борынгы һәм урта гасырлар төрки әдәбиятлар тарихын, башкорт авыз иҗатын өйрәнә. Башкорт әдәбиятын укыту методикасын һәм теориясен үстерә. «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) автордашы.
Гаиләсе Хатыны — Гөлфия Юнысова, шагыйрә, «Башҡортостан ҡыҙы» журналы мөхәррире. Улы Урал; көйязар, улы Артур, «Башҡорт йәштәре иттифағы»н оештыручы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Рәми Гарипов премиясе (2006) БР атказанган мәгариф хезмәткәре (1995) ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1987)
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек)
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Тарихи романнар авторлары Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәрләре Төркем:Рәми Гарипов премиясе лауреатлары