Фәнүзә Нәдершина (Фәнүзә Аетбай кызы Нәдершина, ) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1998), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987). БР атказанган фән эшлеклесе (2000).

Тәрҗемәи хәле 1936 елның 7 февралендә БАССР Авыргазы районы Морадым авылында туган. Стәрлетамакта педагогия укуханәсен (1954), педагогия институтын (1959), Уфада ССРБ ФА БФ Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантура (1962) тәмамлый. 1954-1959 елларда Авыргазы районында: Морадым җидееллык мәктәбендә рус теле укытучысы, мәктәп директоры (1959), комсомолның Авыргазы район комитетында бүлек мөдире (1955-1956) булып эшли. 1962 елда, фәнни дәрәҗә алгач, Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшкә калдырыла: өлкән (1973-1999), әйдәүче (1999-2005), баш (2005 елдан) гыйльми хезмәткәр вазыйфаларын били.

Иҗаты Фәнни хезмәтләре

200 дән артык фәнни хезмәт язган. Фәнни эзләнүләре фольклорны өйрәнүгә багышлана. Афористик жанрлар, риваять-легендалар, хорафатый хикәяләрне тикшереп, «Халык сүзе» (1983), «Халык хәтере» (1986) исемле хезмәтләр яза. Ф. Нәдершина күп көч куйган «Җомаклар» (1979, 1993 ), «Мәкальләр һәм әйтемнәр» (1980, 1993), «Риваятьләр, легендалар» (1980, 1987, 1997), «Башкорт халык җырлары, җыр-риваятьләре» (1997, ) томнары «Башкорт халык иҗаты» шәлкемендә нәшер ителә. Шулай ук «Алтын кумта» (1985), «Рухи хәзинәләр» (1992), «Җырлы-биюле уеннар» (1996) исемле җыентыклар бастыра. «Башкорт халык риваятьләре һәм легендалары» (2001), «Урал-батыр: башкорт халык кобайыры» (2003), «Салават башкорт фольклорында» (2 т., 2008; ), «Башкорт халык кобайыр-иртәкләре» (2010) һ.б. хезмәтләре бар. «Башкорт халык иҗаты» () җыентыгы авторларының берсе. БАССР районнары, Курган, Чиләбе, Свердловск, Пермь өлкәләре буенча фольклор экспедицияләренә чыга (1960-1989; 1977, 1988 – җитәкче буларак). Ф. Нәдершина фразеологик сүзлекләр (1973, 1994) әзерләүдә, фольклор буенча әсәрләрне русчага тәрҗемә итүдә катнаша. «Җыр тарихы-халык тарихы» исемле телевизион тапшыруларны (1984-1990, Башкортстан ДТРК) әзерли һәм алып бара. «Күңелләре тулы моң иде» (1986, курайчы Кәрим Дияров турында), «Рухи хәзинәләр эзеннән» (1992) исемле документаль фильмнар авторы.Уфа-гид сайтында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев премиясе (1987) – «Башкорт халык иҗаты» җыентыгы (1972-1986) өчен (авторлар төркеме эчендә) Салават Юлаев ордены (2007) БР атказанган фән эшлеклесе (2000)

Әдәбият Фәнүзә Нәдершина. Башҡорт халыҡ йырҙары йыр риүәйәттәре . — Уфа: «Китап», 1997. — 288 бит. — ISBN 5-295-02094-0

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6

Тышкы сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Тарих, тел һәм әдәбият институты (Уфа) сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Стәрлетамак педагогия училищесын тәмамлаучылар Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Әдәбият галимнәре