Садыр ( садр — «күкрәк»Садыр — күкрәк, түш, йөрәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 495.; Кассиопея α, Кассиопея альфасы, α Cas) — Кассиопея йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдыз. Бу +2,24 йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Физик хасиятләр Садыр — K0 IIIa спектр сыйныфылы кызгылт сары зур йолдыз, аның диаметры 42 Кояшныкына тигез. Ул Кояштан салкынрак, әмма 855 тапкыр яктырак һәм Кояш системасыннан якынча 230 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Исем Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Садыр (; ) Садыр Зателкөрси ( садр зат әл-көрсий — «Тәхет иясе күкрәге»ндәге йолдызЗат — шәхес; көрси — тәхет. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 127, 231. Зателкөрси — «тәхет иясе» (Кассиопея). — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 179.) атамасының кыскартылган варианты. Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «күкрәктәге йолдыз» дип атадыПтолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 231.. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны шулай ук «күкрәктәге» дип атадыЗвездный каталог ал-Бируни. — С. 102..

Күк йөзендә Аккош йолдызлыгында бер үк исемдәге йолдыз бар.

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлар әлифба буенча Төркем:Кассиопея йолдызлыгы