Айдар Хисаметдинов, Айдар Илдар улы Хисаметдинов (1981 елның 26 августы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Свердловск өлкәсе, Түбән Тагил — 2018 елның 8 апреле, РФ, Чуашстан, Чабаксар) — балет биючесе. Чабаксар опера һәм балет театрының әйдәүче солисты. Чуашстанның халык артисты (2014).

Тәрҗемәи хәле 1981 елның 26 августында Свердловск өлкәсендә Түбән Тагил шәһәрендә туган. Казан хореография укуханәсен (В. Прокопова сыйныфы) (2001) тәмамлаган. Эшкә чакыручы 11 театр арасыннан Чуаш театрын сайлаган. МК-Чабаксар, 26.10.2011 2001 елдан хәзергәчә Чабаксар опера һәм балет театрының әйдәүче солисты. Тайвань, АКШ, Япония, Кытай, Испания шәһәрләрендә гастрольләрдә була.

2018 елның 8 апрелендә Чабаксарда вафатХИСАМУТДИНОВ Айдар Ильдарович. ЧУВАШСКАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ .

Иҗаты Репертуар Чабаксар опера һәм балет театры

Зигфрид, Ротбарт - «Аккош күле» (Лебединое озеро) Дезире - «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) Граф Альберт - «Жизель» Принц - «Щелкунчик» Божок, Солор - «Баядерка» Принц - «Көлбикә» (Золушка) Эбин - «Тирәкләр астында мәхәббәт» (Любовь под вязами) Меркуцио - «Ромео һәм Джульетта» Дивана - «Юнона һәм Авось» Иван - «Конёк-Горбунок» Альфред - «Камелия тоткан ханым» (Дама с камелиями) Чебаков - «Бальзаминовның өйләнүе» (Женитьба Бальзаминова) Канио, Сильвио - «Шамакайлар» (Паяцы) (опера) Доктор Айболит - «Доктор Айболит маҗаралары» (Приключения доктора Айболита) Өрәк - «Сөю-тылсымчы» (Любовь-волшебница) Хозе, Тореро - «Кармен-сюита» Пан - «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь) Сардиван - «Сарпиге» Труффальдино - «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (Слуга двух господ) Шәһрияр, кол, Али-Баба - «Мең дә бер кичә» (Тысяча и одна ночь)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 – II Л. Сахъянова һәм П. Абашеев фестивале (Улан-Удэ) – лауреат 2011 – Браво классик балет фестивале (Саранск) – лауреат Чуашстанның атказанган артисты (2007) Чуашстанның халык артисты (2014) III дәрәҗә Дягилев ордены (2011) Артисты чувашского балета награждены орденом Дягилева. ИА REGNUM, 17.01.2011 «Чуаш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале

Сылтамалар Балет солисты монологы Чуаш энциклопедиясе

Моны да карагыз А. Хисаметдинов белән әңгәмә (видео)

Искәрмәләр

Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Казан хореография училищесын тәмамлаучылар Төркем:Балет артистлары Төркем:Чуашстанның халык артистлары Төркем:Дягилев ордены кавалерлары