Пүчинкә авылА. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011. (, ) — Удмуртиянең Юкамен районындагы татар авылы.
Географиясе
Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка таба турыдан якынча 6 километр ераклыкта урнашкан.
Сәгать поясы Пүчинкә авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Атамасы Авыл атамасы русча починок (яңа барлыкка килгән авыл) сүзеннән чыккан.
Тарихы
Авыл беренче тапкыр Починошная пүчинкәсе буларак 1707 елда искә алына, ул вакыт биредә 8 йортта 25 татар кешесе, 6 йортта 20 бисермән кешесе яшәгән. 1747 елда биредә 43 ир-ат исәпкә алына, 29 татар, 14 бисермән. 1763 елда 183 татар, 80 керәшен бисермән, 12 керәшен татары яшәгән. 1891 елда 96 йортта 507 татар, 132 бисермән, 1 урыс яшәгән. 1959 елдан гына җирле халык татарлар дип исәпләнә башлый, ул вакыт биредә 413 кеше яшәгән.«Родная Вятка».
Халкы
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 264 кешенең 79 % тәшкил иткән.
Дин
Авылда 1744 елда ук күптән төзелгән мәчет булуы билгеле. 1826 елда яңа мәчет ачыла, совет чорында ябыла. XXI гасыр башында яңа мәчет төзелә.
Искәрмәләр
Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары