Наил Зәбиров (Наил Гали улы Зәбиров) – галим-химик, оештыручы, профессор (2004), химия фәннәре докторы (1995). «Плезир» компанияләр төркеме холдингы Холдинг турында мәгълүмат генераль директоры. Муса Җәлил премиясе лауреаты. ССРБ уйлап табучысы.
Тәрҗемәи хәле 1953 елның 5 сентябренда Казанда туган. Утыз Имәни нәселеннән. Казан дәүләт университетының химия факультетын (1975), шул ук уку йортында аспирантура (1979) тәмамлаган. Кандидатлык (1979), докторлык (1995) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы 1980-1994 Казан дәүләт университетында: кече фәнни хезмәткәр, 1986 өлкән фәнни хезмәткәр, өлкән укытучы, 1995-2007 әйдәүче фәнни хезмәткәр. 1991 елдан «Плезир» ААҖ оештыручысы, генераль директоры. 2002 елдан «АгрохимКомпани» ААҖ генераль директоры. 2007 елдан «Плезир» компанияләр төркеме директорлары шурасы рәисе. Казан дәүләт университетының, Казан дәүләт технология университетының, А.М. Бутлеров исемендәге химиия институтының гыйльми шурасы әгъзасы.
Хезмәтләре 300 фәнни хезмәте, 40 патенты һәм уйлап табу таныкнамәсе бар. Чит ил һәм Россия махсуслашкан матбугат чараларында фәнни мәкаләләре белән даими катнаша. Бизнес-газета сайтында
Иҗтимагый эшчәнлеге «Киләчәк буынын булдыру» хәйрия фонды президенты. «Плезир» компанияләр төркемен оештыру. Америка химия җәмгыяте әгъзасы. Чиста һәм гамәли химия халыкара берлеге (International Union of Pure and Applied Chemistry, IUPAC) әгъзасы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Муса Җәлил премиясе (фән һәм техника өлкәсендә) ССРБ ВДНХ көмеш медале II дәрәҗә Миротворец ордены
Сылтамалар Шәхси сайты Чиксез татарлар сайты business-gazeta, 04.05.2009
Моны да карагыз Н. Зәбиров белән бизнес турында тәфсилле әңгәмә
Искәрмәләр
Төркем:Өлкән фәнни хезмәткәрләр Төркем:Химия фәннәре кандидатлары Төркем:Химия фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Ширкәт җитәкчеләре Төркем:Химиклар