Антибиотиклар () — бактерияләрне, микробларны үтерүгә сәләтле ия микроорганизмнар, иң түбән төзелешле үсемлекләр һәм гөмбәчекләр барлыкка китерә торган үзенчәлекле химик матдәләр.

Тарихи белешмә 1928 елда Александр Флеминг пенициллин матдәсен ача. Пенициллинның ачылуы медицинада кискен борылыш ясый, төрле инфекцияләрне — туберкулез, сепсис, дифтерия һәм башкаларны дәваларга мөмкинлек туа. 1943 елда Зельман Ваксман, Альберт Шац белән бергәләп, стрептомицин хасил иткән.

Мәгънәләре Киң мәгънәдә антибиотиклар дип югары төзелешле үсемлекләр яки хайваннар составына керә торган антимикроб матдәләрне атыйлар. Антибиотиклар барлыкка килүне микроорганизмнарның төрле төрләре арасындагы үзара антагонистик мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе дип карарга мөмкин.

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Төркем:Биология Төркем:Химия