Флера Сөләйманова, Флёра (Флюра) Зәет (ЗыятдинСөләйманова Флюра Зыятдин кызы / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 223нче бит.) кызы Сөләйманова (Асеева, 1939 елның 9 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Кама Тамагы районы, Иске Барыш ― 2023 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Казан) — җырчы, Сара Садыйкованың иҗтимагый фондының «Казан кичләре» вокаль ансамбле солисты. Татарстанның атказанган (1983) һәм халык (2006) артисты. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023). Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары билгеле булды - исемлек. Татар-информ, 15.02.2023 Казан шәһәренең шәрәфле гражданы (2014).

Тормыш юлы Флёра Сөләйманова 1939 елның 9 мартында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туган. Сугышта әтисен югалта.

1955 елда 16 яшендә Казанга килә, киез комбинатында эшли, бер үк вакытта кичке мәктәптә урта белем ала. Шул вакытта Казанның М. Горький исемендәге Мәдәният йортында эшләүче хорга йөри (хор җитәкчесе Сара Садыйкова). Бауман һәм Астрономия урамнары киселешендә урнашкан мәдәният йортында җырчының карьерасы башлана. Сара Садыйкова аңа профессиональ рәвештә вокал белән шөгыльләнергә киңәш итә.

Чирәм җирләргә баручы концерт бригадасы җитәкчесе, җырчы һәм баянчы Гани Вәлиев яшь Сөләйманованы үз коллективына ала. Бервакыт аны хәтта Алма-Атага эшкә чакыралар, анда ул казакъ һәм татар җырларын башкара.

1966 елда Казанга кайта, 1971 елдан Татар дәүләт филармониясе солисты була. 20 елдан артык филармониядә эшли. Сөләйманованың репертуары С. Садыйкова, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи җырларыннан һәм башка күп кенә җырлардан тора, авторлар еш кына үз әсәрләрен беренче тапкыр башкаруны да ышанып тапшыралар.Альфред Мухаметрахимов. «Природный самородок с чистой душой»: ушла из жизни певица Флера Сулейманова. Бизнес-Онлайн, 14.09.2023.

«Әниемә» җыры (композитор Шәмши Калдаяков, Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе) артистның визит карточкасына әверелгән.

Гаилә хәле 1988 елда хатыны вафат булган дүрт балалы тол иргә кияүгә чыга, аның барлык балалары өчен чын әни була.

2023 елның 14 сентябрендә 84 яшендә Казанда вафат.Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова вафат. Татар-информ, 14.09.2023 Курган зиратында җирләнәРузилә Мөхәммәтова. Флера Сөләйманованың кызы Әлфия: «Үги әни дигәнне яратмыйм, ул икенче әни иде» Интертат, 14.09.2023.

Цитата

Искәрмәләр

Чыганаклар Сулейманова Флера Зиятдиновна Флера Сөләйманова «О Г.М.Рахимкулове» Сылтамалар

ФЛЁРА СӨЛӘЙМАНОВА

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Илһам Шакиров премиясе лауреатлары Төркем:Казанның шәрәфле ватандашлары Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр