Кәлимуллин — татар һәм башкорт фамилиясе. Гарәп теленнән кергән Кәлимулла («Аллаһының әйткәнен тыңлаучы») исеменнән ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Айдар Кәлимуллин (1969) — КФУ профессоры, институт директоры. Айрат Кәлимуллин (?―2022), спортчы, тренер, джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы. Барый Кәлимуллин ― совет архитекторы, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Гатиятулла Кәлимуллин — сәяси золым корбаны. Идрис Кәлимуллин — драма актеры, җырчы, ТР атказанган, БР халык артисты. Рафаил Кәлимуллин (1942), генерал-майор (1991), 1987-1993 елларда ТАССР дәүләт куркынычсызлыгы комитеты рәисе. Рәшит Кәлимуллин — татар композиторы. Ренас Кәлимуллин (1994), спортчы, тренер, көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры (2022). Рөстәм Кәлимуллин: Рөстәм Кәлимуллин (1958), Биектау районы хакимияте башлыгы, VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты. Рөстәм Кәлимуллин (1984), футболчы (һөҗүмче). Руслан Кәлимуллин (1992) — кино һәм драма артисты. Сабах Кәлимуллин (1931) — Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы. Тимерҗан Кәлимуллин — спортчы (классик көрәш). Төхфәт Янәби (Төхфәтулла Кәлимуллин) — шагыйрь.
Кәлимуллина Лилия Кәлимуллина (1941), биология фәннәре докторы (1991), профессор (1992). БР атказанган фән эшлеклесе (2011) Эльмира Кәлимуллина (1988), җырчы, ТР атказанган артисты.
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр