Гатин — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән Гата («бүләк итү») исеменнән ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Рүзил Гатин (1987), җырчы, шоумен. Марат Гатин: Марат Гатин (1976): Марат Илшат улы Гатин (25.09.1976), Россотрудничество хезмәткәре (2025 елга кадәр), ТР Рәисе ярдәмчесе (2025 елдан). Марат Салават улы Гатин (3.07.1976), тарихчы, КФУ доценты. Мәхмүт Гатин (1946), төзелеш оешмасы башлыгы (Түбән Кама). Фоат Гатин (1966), боксчы, ССРБ спорт остасы. Фоат Гатин (1956), медицина фәннәре докторы, КДМА профессоры.
Гатина Гөлнара Гатина (1987), җырчы. Екатерина Гатина (2004), Россия волейболчысы.
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр