Рәфыйков — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Рәфыйк» («иптәш», «юлдаш») исеменнән ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Булат Рәфыйков (1934―1998), язучы, С. Юлаев премиясе лауреаты (1990). Габдрахман Рәфыйков (1873–1954), мәгърифәтче, мөгаллим, Хезмәт Батыры (1924). Гали Рәфикый (Рәфыйков) (1890―1944), язучы. Искәндәр Рәфыйков (05.10.1929), Татарстанның халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты (2002). Мансур Рәфыйков (1964), Россия Каһарманы (1996). Марс Рәфыйков (1933―2000), хәрби очучы, майор (1970), ССРБ беренче космонавтлар төркеме әгъзасы (1960-1962). Мәҗит Рәфыйков (1925―1988), язучы. Мәхасим Рәфыйков (1927), генерал-майор. Мәхмүт Рәфыйков (1924―), кинооператор. Сәгыйть Рәфыйков (1912―1992), химик, КазССР ФА академигы (1962), СССР ФАнең мөхбир әгъзасы (1970). Сөббух Рәфыйков (1913―1971), язучы.
Моны да карагыз :Төркем:Булат Рәфыйков премиясе лауреатлары
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр