Башкортстан юлдаш телевидениесе () — Башкортстан Җөмһүриятенең дәүләт телеканалы.
Төп мәгълүмат Тапшырулар Башкортстан җөмһүриятенең ике «дәүләт теле»ндә чыга. Эфирга чыккан тапшырулар саны — 50-дән артык; алар сәясәт, икътисад, мәдәният, сәнгать, һ. б. темаларына багышлана, шулай ук күңел ачу һәм интерактив телетапшырулары бар. Бердәнбер татарча тапшырулары – «Рәйхан» 2010 елда чыгудан туктый.
Сигнал тарату чаралары Башкортстан халкына БЮТ тапшыруларын җиткерү өчен, җөмһүриятнең торак пунктларында 400-дән артык ретрансляторлар төзелде; алар күбесенчә дециметр ешлыкларында эшли, егәрлеге 1 Вт-тан 5 КВт-ка кадәр.
Ретрансляторлар шулай ук Чиләбе өлкәсенең Аргаяш һәм Коншак районнарында төзелде.
Күрше төбәкләрдә: Ырымбур, Самар, Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләрендә, Татарстан һәм Удмуртия җөмһүриятләрендә БЮТ тапшыруларын кабель челтәрләре аша карап була.
Тапшырыулар шулай ук 401 ямал иярчене аша таратыла.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар http://bash.news/bst
Төркем:Башкортстан телеканаллары Төркем:Башкорт телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Рус телендә эшләүче телеканаллар Төркем:Чуаш телендә эшләүче телеканаллар