Михеил Николозис дзе Саакашвили (гөрҗ. მიხეილ სააკაშვილი, , ) — грузин чыгышлы Гөрҗистан һәм Украина сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе. "Гөлчәчәк инкыйлабы"ның җитәкчеләренең берсе, аның нәтиҗәсендә Эдуард Шеварднадзе хакимияттән киткән.
2014 елда Гөрҗистан мәхкәмәсе Саакашвилигә каршы берничә җинаять эшен кузгата (шул исәптән акча өскә чыгару, вәкаләттән читкә чыгуга гаепләнә)http://news.rambler.ru/26237159/ СМИ: суд Тбилиси заочно арестовал экс-президента Грузии Саакашвилиhttp://www.newsru.com/world/02aug2014/saakashv.html, һәм Саакашвили халыкара эзләүгә игълан ителә. Евромәйдан нәтиҗәсендә килгән Украина яңа хакимияте Саакашвилине мәхкәмәгә тапшырырга баш тартаhttp://www.rbc.ru/rbcfreenews/54e33c179a79472e3e1bc81e.
Тәрҗемәи хәле 1967 елның 21 декабрендә Тифлистә туган. Әтисе Николоз Саакашвили (табиб) гаиләсеннән киткәч, әнисе Гиули Аласания һәм үги әтисе Зураб Кометиани белән үскән.
Белеме Тифлистә 51- урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган (1984). Т.Г. Шеченко исемендәге Киев дәүләт университетының халыкара хокук факультетын кызыл дипломга тәмамлаган (1992). Диссидент әдәбиятын тараткан өчен ВЛКСМ сафларыннан чыгарылган (1988). Грант буенча халыкара Страсбург кеше хокуклары институтында укыган. Колумбия университетында (АКШ) хокук магистры дәрәҗәсе ала (1994). Дж. Вашингтон университетында укый. Һаагада халыкара хокук академиясендә укый.
Хезмәт юлы Норвегия кеше хокуклары институты. Гөрҗистан парламентының конституция һәм юридик мәсьәләләр комитеты рәисе (1996). Гөрҗистанның ПАСЕдагы вәкиле (2000, гыйнвар). Гөрҗистанның юстиция министры (2000, октябрь). Бердәм Гөрҗистан коммунистлар партиясен тыю тәкъдиме белән чыга. Гөрҗистан президенты (2004-2013). Украинаның Әдис өлкәсе хакимияте башлыгы (2015 елның 30 маеннан 2016 елның 9 ноябренә кадәрhttp://ukranews.com/news/459378-poroshenko-uvolyl-odesskogo-gubernatora-saakashvyly).
Хакимияткә килү 2003 елда узган сайлаулар нәтиҗәләрен оппозицион фиркәләр танымады һәм гөлчәчәк белән кулларында парламент бинасын басып ала. Ризасызлык нәтиҗәсендә хакимият алыштырыла, Шеварнадзе отставкага китәргә мәҗбүр була. 2004 елда узган президент сайлауларында Саакашвили җиңә.
Низаг һәм сугыш
2008 елның 7 августында солых килешүенә карамастан Гөрҗистан артиллериясе Көньяк Осетия башкаласына туплардан атып һөҗүм итә. Россия гаскәрләре Осетия ватандашларын яклау максатыннан низагка тыгыла, нәтиҗәдә Көньяк Осетияне Гөрҗистан гаскәрләренәән азат ителә, ә соңрак Россия Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген таный.
Гөрҗистанда реформалар М. Саакашвили хакимияткә килгәннән соң, Гөрҗистанда эшсезлек артса да, илнең ВВП сы (2008, 2009 елларны исәпләмичә) елга 9-13 % ка артып килә . Эшмәкәрлек өчен мөмкинлекләр арта. М. Саакашвили хакимияттә чагында Гөрҗистанда коррупция дәрәҗәсе сизелерлек кими. Гөрҗистан полициясендә һәм кайбер башка дәүләт оешмаларында реформа үткәрелә.
2012 елда Саакашвили фиркасе парламент сайлауларында җиңелә.
2014 елда Саакашвилигә каршы берничә җинаять эше кузгатыла һәм халыкара эзләүгә игълан ителә.
5 көнлек сугыш Борынгы низаг Борынгы заманнан осетиннар Кавказ таулары ике ягыннан торган. Сталин идарә иткән вакытта Төньяк Осетия Россиягә, ә Көньяк Осетия Гөрҗистанга тапшырыла, осетин халкы бүленә.
1989 елда Гөрҗистан хакимиятенә Звияд Гамсахурдия җитәкчелегендә милләтчеләр килә һәм гөрҗи теле — бердәнбер дәүләт рәсми теле итеп раслый, осетин теле кысыла башлый. 1989 елда Көньяк Осетия өлкәсе үзен Көньяк Осетия автоном җөмһүрияте итеп игълан итә, Тбилиси бу карарны канунсыз булып таный һәм низаг вакыт-вакыт сугышка әверелә.
Канкойгыч сугыш күп корбаннар белән тик 1992 елда тәмамлана һәм Көньяк Осетия фактик рәвештә Тифлиска буйсынмый башлый.
"Тиз һөҗүм" М. Саакашвили хакимияттә булган чорда сәяси хата җибәрә: Абхазия һәм Көньяк Осетиядәге сепаратлык хәрәкәте белән конструктив сөйләшү башламый яки әлеге хәрәкәтне тулысынча бастыра алмый. Шул сәбәпле 2008 елда провокацияләр ясауга һәм 5 көнлек сугыш игълан ителеп, өлешчә танылган Абхазия һәм Көньяк Осетия җөмһүриятләренең барлыкка килүенә юл ача. 5 көнлек сугышта катнашу илнең икътисадын какшата. М. Саакашвили ил икътисадын коллапска җиткерми, ләкин халык ышанычын югалта. Парламент сайлауларында аның Бердәм милли хәрәкәт фиркасе җиңелә, һәм М. Саакашвили президентлыктан китәргә мәҗбүр була.
Сылтамалар Гөрҗистан президенты администрациясе сайты М. Саакашвили турында Livejournalда
Искәрмәләр
Төркем:Дәүләт башлыклары Төркем:Гөрҗистан президентлары Төркем:Украина сәясәтчеләре Төркем:Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университетын тәмамлаучылар