Ниязбай Сәлимов (Ниязбай Булатбай улы Сәлимов, ) — журналист, филология фәннәре кандидаты, БР атказанган мәдәният хезмәткәре. Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты (1992). РФ һәм БР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы. «Башҡортостан» газетасы баш мөхәррире (2011-2015). БР милли архивының директор урынбасары (2015 елдан).
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 27 ноябрендә БАССР Гафури районы Яугилде авылында туган. «Рус теле һәм әдәбияты, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын (1981) тәмамлаган. Филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы 1981-1984 Гафури районы Йөзимән, Яугилде мәктәпләрендә мәктәп укытучысы, директоры. 1984-1989 «Йолдыз» («Звезда») газетасы (Гафури районы) мөхәррир урынбасары. 1989-1990 «Ленинсы»-«Ленинец» газеталары мөхәррире урынбасары. 1990 «Йолдыз» («Звезда») газетасы (Гафури районы) газетасы мөхәррире. 1991-1994 «Табын» (Гафури районы) газетасы мөхәррире. 1994-1997 «Йәшлек» газетасы (Уфа) баш мөхәррире. 1997-1999 БР президенты хакимияте мәгълүмат-анализ идарәсе мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге баш белгече. 1999-2000 БР президенты берләштерелгән матбугат хезмәте баш белгече. 2000-2001 БР дәүләт сәркатибе ярдәмчесе. 2001-2011 БР президенты хакимиятенең халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү һ. б. бүлекләре мөдире. 2011-2015 «Башҡортостан» газетасы баш мөхәррире. 2015 елдан Башкортстан Республикасы Милли архивының директор урынбасары.
Хезмәтләре Бер монография, ике брошюра, балалар өчен дүрт китап авторы, фәнни җыентыкларда басылган дистәләгән хезмәте бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР атказанган мәдәният хезмәткәре. 1992 Җәлил Киекбаев исемендәге премия.
Сылтамалар Н.Б. Сәлимов «Чиксез татарлар» сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Архивчылар